Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Кызыклы очрашу.
Опубликовано: 11.12.2012Кызыклы, гадәти булмаган, бай мәгълүматлы, иҗади һәм һәркем өчен дә файдалы булган очрашу бик тәэсирле, озын гомерле, күңелне җылытып тора торган була. хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хаҗия Зөһрә Галимова белән "Иман нигезе" дип исемләнгән очрашу әңгәмә нәкъ шундыйлардан булды. Очрашу әңгәмәдә мәктәп укытучылары, укучылар катнашты. Кырык көн дәвам иткән олы хаң сәфәреннән кайткан Зөһрә апа бу очрашуга хаҗия буларак чакырулы иде. Хаҗия Зөһрә Талиповна - барыбызның да яраткан, хөрмәт иткән рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Гомере буе балалар дөньясында кайнаганга, лаеклы ялда булуына карамастан, мәктәп, укытучылар белән араны өзми, киресенчә, аралашып, очрашып яшибез.
Хаҗ ул - билгеле бер гыйбадәтләрне кылу нияте белән Мәккәгә бару, Мәдинә шәһәрендә булу. Мәккә кая да, без кая. Зөһрә апаның бу - беренче хаҗ сәфәре. Тәвәкәлләү өчен рухи яктан әзер булу да, сәламәтлек тә, матди чыгымнар һ.б. кирәк. Матди чыгымнарга килгәндә, Зөһрә апага бәхет елмая. Улы - Татарча көрәш батыры - Галимов Ильяс путевка бүләк итә. Хаҗга бару өчен алдан күп кенә әзерлек эшләре дә үтәргә кирәк икән. Зөһрә Галимова нинди документлар кирәклеге, хаҗиларга куела торган таләпләр, хаҗ кылу билгеле бер кеше җитәкчелегендә һәм программа нигезендә оештырылуы хакында бик аңлаешлы сөйләде. Тамгалы муен чылбырын, кул беләзеген якыннан һәрберебезгә күрсәтте. Болар - югалмау, адашсаң да, үзеңнең төркемеңне эзләп табу билгеләре. Рәсми документларны әзерләү дә сәфәрнең мөһим бер өлеше булып тора. Шул урында хаҗия бу юлларны үтү өчен, әлбәттә, укыган, белемле кеше булуның да файдасын, мөһимлеген ассызыклады. Тагын бер кат белемнең кыйммәтенә басым ясалды. Алга таба очрашу әңгәмә хаҗ гыйбадәте турында кыскача мәгълүмат белән дәвам итте, алдан әзерләнгән презентация эше белән үрелеп барды. Хаҗия сөйләгәннәр экранда яктыртылгач, бәян ителгәннәр барыбыз өчен дә икеләтә үтемле булды. Ислам диненең бай тарихы, Мәккә. Мәдинә шәһәрләренең затлылыгы, байлыгы, дөреслек, гаделлек, кешеләрнең бер-берсенә ышанып яшәүләре, алдашу, урлашуның ни икәнен белмәүләре, чисталык, төзеклек беребезне дә битараф калдырмады, ә шаккаттырды. Хаҗия Зөһрә Галимова, шул рәвешле, хаҗ гамәлләрен, хаҗ күренешләрен "җанландырды". Үтә дә җанлы әңгәмә тәэсирләндереп кенә калдырмады, киләчәктә тагын да тырышып укырга, тәртипле, кешелекле булырга кирәклеген тагын бер кат төшендерде.
К списку новостей















