Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Әбиләр һәм әниләр өчен бәйрәм концерты.
Опубликовано: 07.03.2018
Адәм генә түгел, бөтен галәм
Уйлый ,Әнием, синең турыда...
Әни!
Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала.Әни йөрәге– иң турылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми, ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.
Сиңа биш яшьме, илле яшьме-күпме генә булмасын, -кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк.Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.
Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Әнкәйләргә якты йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Шушы бәйрәм уңаеннан, Туймәт мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы кадерле әниләрне, дәү әниләрне, әбиләрне бәйрәм уңаеннан оештырылган чарага чакырды.“Әбием- кадерлем, минем иң якыным” темасына багышланган концерт номерларыннан соң бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны янында узды. Әлбәттә инде, әбиләр җыелган җирдә , күңелләрне җылытучы әңгәмә дә, киңәш тә, дога да бар. Менә шундый бәйрәм ул- 8нче март Халыкара хатын-кызлар көне. Һәрбарчабызга исәнлек –саулык, тынычлык, балаларыбызның,оныкларыбызның шатлыкларын гына күреп яшәргә насыйп булсын.
К списку новостей