Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бәйрәм белән котладылар.
Опубликовано: 06.10.2012
5 нче октябрь көнне Туймәт мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын бәйрәм белән котладылар. Алар дәресләр башланганчы ук һәрбер мөгаллимәгә чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар, тәнәфесләрдә күңелләрне күтәрүче көйләр яңгыраттылар. Серле генә елмаешып, әзерләгән концерт номерларын кабатлап йөрделәр. Ниһаять, котлау сүзләрен әйтер вакыт җитте. 7 – 9 нчы сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә чакырылган пенсионер укытучылар сәләтле балаларга сокланып утырдылар. Җыр, шигырь, бию һәм театраль күренешләр белән үрелеп барган концерт вакытында тагын бер игътибарга лаек вакыйга булды. Гомерен башлангыч сыйныфта белем бирүгә багышлаган Сәгыйрова Әкълимә апага 70 яшь тулу уңаеннан тантаналы рәвештә бүләк тапшырылды. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә әзерләүче педагог-оештыручы Сафина Кадриягә барлык тамашачылар зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
К списку новостей















