Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
| Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
| E-Mail: | tujmetkino.school@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 13 ученика |
| У нас учат: | 11 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Изге Болгар җирләрен күреп кайттык.
Опубликовано: 07.10.2012Бүген Туймәт мәктәбе коллективы ерак сәфәр кылып кайтты. Без, бер төркем укытучылар, Изге Болгар җирләренә бардык. Сәяхәтнең максаты - халкыбызның чал тарихын онытмау, үткәннәргә кире кайтып, болгар халкының, ягъни борынгы бабаларыбызның бөек тормыш юлын өйрәнү, алган белемнәребезне ел барышында укучыларыбызга җиткерү. Табигать тә, әйтерсең, безнең ниятькә шатланып тора - көн кояшлы, матур, җылы. Болгар музей-тыюлыгы ишек төбендә безне экскурсияләр алып баручы Люция ханым инде көтеп тора иде. Искиткеч ачык, мөлаем йөзле, тыйнак, сабыр холыклы бу ханым безгә 3 сәгать барышында Болгар шәһәрлегенең мөмкин булган барлык өлешләрен дә күрсәтеп, Европага кадәр танылган дәүләтнең тирән эз калдырган тарихы белән таныштырды. Дәреслекләрдән Идел Болгарстаны турында без укып беләбез, ләкин санаулы битләргә шунда яшәгән халыкның фидакарь хезмәтен дә, гаять бай тормыш юлын да, үзенең милли азатлыгы өчен көрәш күләмен дә, мәдәни мирасын да сыйдыру мөмкин түгел. Сәяхәтебез барышында без яңадан-яңа белемнәр тупладык, үзебез өчен зур ачышлар ясадык, Идел Болгарстанының бөеклегенә тагын бер кат сокландык. Киләчәктә мондый чараны кабатларга кирәк дигән фикер белән күтәренке рухта кайттык.
К списку новостей















