• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Әфган җиле исә һаман да...

Опубликовано: 17.02.2017

“Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы!”
2017 елның 15 феврале – соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга 28 ел тулган көн. Шушы зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга уңаеннан Туймәт төп белем мәктәбендә  ветеран әфганчыларны хөрмәтләү һәм һәлак булган барлык сугышчы-интернационалистларны искә алу максатыннан “Әфган җиле исә һаман да” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үтте.
Әфган  куркынычының шаһитлары,  исән кайткан “әфганлы” авылдашларыбыз:
Сәгыйров Рамил Назыйм улы
Сафин Раил Габдрахман улы
Сафин Илгиз Габдрахман улы
Гайнанов Әмил Вәлирахман улы
Кәримов Атлас Хөсәен улы
Галимов Илшат Шакир улы;
Чечен сугышында катнашкан авылдашларыбыз:
 Әхмәтҗанов Дияз Нургали улы
 Әхмәтҗанов Чулпан  һәм Салават Нургаяз уллары
Әшрапов Әкъдәс һәм Атлас Хәбибулла уллары
 Гатин Илназ Минәхмәт улы
 Әхмәтҗанов Фоат Гали уллары 
17 февральдә батыр якташларыбыз  белән очрашу булып үтте.  Алар “анда” булганнар.  Сугышчан дуслары турындагы  истәлекләр  әфганчылар  йөрәгендә мәңге саклана һәм  алар бүген укучылар алдында  әлеге хатирәләр белән бүлештеләр. Кунакларыбызның укучыларга теләге бер:  “ Туган илне саклау – ир-егетнең изге бурычы. Дөньялар тыныч булсын,  аналарның күз яше түгелмәсен. Безнең егетләребез дә хәзердән үк тормыш авырлыкларын кичәргә әзер булырга, үзләрендә ихтыяр көче тәрбияләргә тиеш. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынау үтү ул “, - диделәр алар. Кичәдә катнашучыларга һәм очрашуны оештыручылар Мортазина Р.М., Галимова Г. М. белән 6 - 7 нче сыйныф укучыларына чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. 


К списку новостей