• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Җырга әйләнгән исем.

Опубликовано: 15.02.2017

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчысы, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар герой - татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар.  Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына тугрылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Ул коточкыч авыр шартларда язган сәнгатьчә көчле әсәрләре белән татар шигъриятен бөтен дөньяга танытты.

Бүген Муса Җәлил исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урам, бистә, шәһәрләр аталган. Галәмдәге бер кече планетага, Антарктидадагы иң биек кыяларның берсенә Муса Җәлил исеме бирелгән.

Февраль ае истәлекләргә бай булуына карамастан, М. Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу уңаеннан Туймәт төп белем мәктәбендә төрле чаралар уздырыла.  М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган бай эчтәлекле күргәзмә оештырыла, "Әдәби-музыкаль кичә"дә, М. Җәлил шигырьләрен сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә укучылар бик теләп катнашалар. 



К списку новостей