Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
“Кеше хезмәт белән матур” исемле очрашу кичәсе булып үтте.
Опубликовано: 10.12.2016
Кеше өчен хезмәтнең яшәү чыганагы булуын аңлату, хезмәт төбе – хөрмәт икәнлеген исбатлау, кеше тормышында хезмәтнең мөхимлеген раслау, укучыларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирү максатыннан тәрбия сәгатендә “Кеше хезмәт белән матур” исемле очрашу кичәсе булып үтте. Очрашуда авлыбызның үз гомерләрен бала тәрбияләүгә багышлаган хөрмәтле укытучыларыбыз: Сабирова Зәйнәп, Галимова Зөһрә апалар, көн-төн, ару –талуны белми колхоз кырларыннан кайтып кермәгән, 26нчы съезд делегаты Фасыйхов Камил абый, сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан алдынгы савымчыбыз – Абдуллина Әфрүзия апа, дуңгызчылыкта эшләгән – Халиуллина Мәдинә апа, онытыла, юкка чыга баручы һөнәрләрнең берсе – балта остасы Галимов Наил абыйлар катнашты.
Алар укучылар белән үз эшләренең осталыклары, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Һөнәрләрнең бик күп төрлелеген, укучылар теләгән һөнәрегезнең остасы булып, туган җиребезнең горурлыгы һәм алдынгыларның лаеклы алмашчылары булып үсүен теләделәр.
К списку новостей