Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Җиңү язы акциясе... Батырлары белән горурлана халык.
Опубликовано: 05.05.2018
Бөек Ватан сугышы елдан-ел артта кала бара. Канлы-фаҗигале, зур югалтулар белән үткән дәһшәтле елларны күбрәк язма истәлекләрдән генә укый, видеоязмалардан гына карый алабыз, чөнки ни кызганыч, сугышның тере шаһитлары араларыбыздан китеп торалар. Халык үзенең батырларын белергә, онытмаска тиеш. Ник дигәндә, бары тик халык хәтере яңартылып торганда гына әти-бабайларыбызның ил тынычлыгы өчен көрәш алып барулары, дошманнарның хурлыклы җиңелүләре, бүгенге көннең аяз күге нинди бәягә төшүе онытылмаячак, каһарманнарыбызның язмышы мәңгеләштереләчәк.
Чирмешән районы ил масштабында караганда кечкенә генә бер урынны алып торса да, Ватан азатлыгы өчен меңнәрчә баһадирларын сугышка озаткан. Аларның кылган батырлыклары Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш булып тора. Шулар арасында орден-медальләргә лаек булучылар искиткеч күп. Ә 5 райондашыбыз шушы авыр елларда илнең иң югары бүләгенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Курасанов Пётр Семёнович, Семён Архипович Ларионов, Бари Галеевич Габдрахманов, Иван Никитич Конев, Павел Алексеевич Цаплин исемнәре районыбыз данын Ватаныбыз алдында данлады. Без – яшь буын вәкилләре аларның язмышы белән кызыксынып яшәргә, батырлыклары белән горурланырга, якты истәлекләренә тап төшермәскә тиешбез.
К списку новостей