Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Гаилә бәйрәме үтте.
Опубликовано: 09.03.2016Туймәт төп белем мәктәбе 8 нче сыйныф укучыларының "Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә" дигән тема астында гаилә бәйрәме булып узды. Әлеге бәйрәмнең максаты мәктәп белән ата-аналар арасында үзара элемтәне ныгыту иде. Гаилә бәйрәменең сценарие Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, шулай ук Интернационалист сугышчылар көне темаларын үз эченә алган иде. Бәйрәм укучы егетләребезнең җырлары, шигырьләре, әниләрнең бишек җырлары, әтиләрнең акыллы киңәшләре һәм сыйныфтагы укучыларыбызның гаиләләре тормышын, балаларыбызның мәктәптәге эшчәнлек күренешләрен күрсәткән мультимедиа презентация белән үрелеп барды. Монда мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдиннең тәрбияви әсәрләреннән мисаллар китерелде, төрле уеннар да уйналды. Гомумән, бәйрәмгә килгән һәр кешегә шөгыль булды, алар барысы да күтәренке кәеф белән киттеләр.
Җир йөзендә һәрбер бала әти-әни дип әйтсен, әти-әни канаты астында үссен иде. Һәр бала әти-әнисенең ягымлы карашын тоеп, дус-тату гаиләдә яшәсен иде.
К списку новостей