• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2
Телефон: +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36
E-Mail: lic.cheremshan@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанский лицей"
Руководитель: Мугизов Марат Амирович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 393 учащихся
У нас учат: 32 учителя

Новости МБОУ "Черемшанский лицей"

Опубликовано: 17.02.2026

Кәримова Гүзәл (6б сыйныфы укучысы) Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышлап, 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «САБАНТУЙ» журналы редакциясе оештырган «МИННӘН БҮЛӘК» марафонында катнаша! Быел ул Муса Җәлилнең тууына 120 еллыгына багышлана.
Муса Җәлил – татар халкының бөек улы, каһарман-шагыйрь. Хәзерге заманда аның исемен ишетмәгән, аның кем булуын белмәгән кеше бар микән?
Җәлил иҗатыннан мин укыган беренче шигыре “Маэмай” дип хәтерлим:
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә.
Миңа ул вакытта 9 яшь дип исемдә калган. Аннары сыйныфтан сыйныфка күчкән саен, Җәлил турында күбрәк белә бардым.
Муса Җәлил Оренбург өлкәсендә туган. Кечкенәдән үк бик башлы, укырга ярата торган бала булган. Беренче шигырен дә мәктәптә укыганда ук язган. Бөтен җирдә алдынгы булырга яраткан, яхшы оештыручы булган. Алга таба да шигырьләр язуын туктатмаган, алар газета-журналларда да еш басылган. Сугышка кадәр үк Муса Җәлилнең татарча да, русча да шигырь китаплары чыга.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Җәлил армиягә алына, бераздан сугышка китә. Анда “Отвага” газетасында хәрби корреспондент та булып эшли. 1942 елның җәендә, Волхов фронты тирәсендә чолганышта калып, әсирлеккә эләгә. Шагыйрь тоткынлыкта да дошманга каршы көрәшүдән туктамый, иптәшләре белән бергә яшерен оешма төзеп, фашизмга каршы көрәштә зур батырлык күрсәтәләр. Алар үзләре кебек әсирләрне төрмәдә дә фашистларга каршы көрәшкә оештыралар. Хәтта әсирләрдән төзелгән легион совет партизаннарына да кушыла. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен 1944 елның 25 августында җәзалап үтерәләр.
Бу яшерен оешмадагы кешеләрне җәлилчеләр дип йөртәләр. Җәлилчеләр 11 кеше булган: Гайнан Кормашев, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Сәйфелмөлеков, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Казан Кремле каршында Муса Җәлилгә һәйкәл куелган. Шунда ук җәлилчеләрнең барельефы урнаштырылган. Әле узган елның май аенда гына мин дә бу урыннарны барып күрдем, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилгә куелган һәйкәлне дә, аның көрәштәшләренең сурәтләрен дә якыннан карадым. Истәлеккә төшереп алган фото да телефонымда саклана.
Без тыныч, бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмаган бу абыйлар шулкадәр яшь булганнар. Аларның батырлыгы турында беребез дә, беркайчан да онытырга тиеш түгел. Рәхмәт аларга.
Муса Җәлилнең әсирлектә дә шигырьләр язуын дәвам итүе – үзе аерым һәм искиткеч зур батырлык! Ул шигырьләрнең безнең илгә кайтып җитүе могҗизага тиң! Шагыйрь үзе үлсә дә, аның шигырьләре яши, күпме кеше аларны яратып һәм сокланып укый, өйрәнә. Шушы “Моабит дәфтәрләре” белән Муса Җәлил үзенең гомерен мәңгеләштергән һәм татар халкын бөтен дөньяга таныткан, минемчә.
Мин үзем Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка”, “Чәчәкләр”, “Карак песи”, “Күршеләр” шигырьләрен яратып укыйм. “Җәлил укулары” шигырь укучылар әдәби бәйгесенең район турында катнашып, призлы урын да алганым бар.
(Кәримова Гүзәл, 12 яшь, Чирмешән районы “Чирмешән лицее”ның 6 нчы сыйныфында укыйм, укытучым Котбиева Миләүшә Вагыйз кызы)


Источник: МБОУ "Черемшанский лицей"

К списку новостей