• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2
Телефон: +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36
E-Mail: cheremschool3@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанский лицей"
Руководитель: Мугизов Марат Амирович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 388 учащихся
У нас учат: 32 учителей

Новости МБОУ "Черемшанский лицей"

Опубликовано: 25.12.2024

2️⃣4️⃣ нче декабрь көнне Чирмешән лицеенда Чирмешән муниципаль районы Татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлегенең еллык эш планы нигезендә "Укучыларда туган (татар) телне өйрәнүгә кызыксыну уятуда нәтиҗәле алымнар" темасына районкүләм методик семинар-тренинг узды. Чарада Чирмешән муниципаль районы мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
✅Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Ф. Лотфуллина "Сәлам" УМКсын кулланып, ачык дәрес күрсәтте.
✅Район мәгариф бүлеге башлыгының тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.В. Вафина "Белем бирү шартларында укытучының эмоциональ януын профилактикалау" дигән темага психологик тренинг үткәрде.
✅Ассоциация җитәкчесе М.В. Котбиева Чирмешән лицееның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү” грантында "Туган телне уйный-уйный өйрәнәбез (Татар телендә курчак театры)” проекты белән катнашуы һәм җиңүе турында хәбәр итте. Проект нигезендә алып барыла торган эшчәнлек белән якыннанрак таныштырды.
✅4 нче а класс укучылары А. Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп, курчак спектакле күрсәттеләр (кл. җитәкчесе Г.М. Мөхәммәтшина).
✅Укытучы Р.И. Шәрифуллина җитәкчелегендәге театр түгәрәгенә йөрүче 8 нче а сыйныфы укучылары Т. Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте.
✅Түгәрәк өстәлдә Лашман урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Р. Г. Газимзянова "Туган тел һәм әдәбият дәресләрендә укучыларны иҗади үсешкә чыгару" дигән темага осталык дәресе уздырды.
✅Укытучылар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, дәрес һәм чараларга анализ ясап, мәгариф идарәсе методисты Д.Х. Максумова фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. Семинарда катнашучылар тарафыннан Чирмешән лицееның эш тәҗрибәсенә уӊай бәя бирелде.
Укытучылар өчен әлеге очрашу бик әһәмиятле һәм файдалы булды.


Источник: МБОУ "Черемшанский лицей"

К списку новостей