• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2
Телефон: +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36
E-Mail: cheremschool3@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Черемшанский лицей"
Руководитель: Мугизов Марат Амирович
Год основания учреждения: 2002
У нас учатся: 388 учащихся
У нас учат: 32 учителей

Новости МБОУ "Черемшанский лицей"

Опубликовано: 25.12.2024

????Чирмешән лицее 2024 нче елның ноябрь аенда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү” грантында “Туган телне уйный-уйный өйрәнәбез (Татар телендә курчак театры)” проекты белән катнашты һәм җиңү яулады.
????Проектның максаты: «Чирмешән лицее»  укучыларына туган (татар) телне өйрәнү, шулай ук театр сәнгате чаралары ярдәмендә аларның иҗади, әхлакый-интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру.
????Проектның бурычлары: татар телендә сөйләшергә, аралашырга һәм фикер йөртергә өйрәтү; шәхеснең индивидуаль иҗади сәләтләрен ачу; үзеңне камилләштерүгә омтылуны хуплау; укучыларның әхлакый-интеллектуаль сыйфатларын формалаштыру.
????Проект нигезендә эш ноябрь азагында ук башланды инде. 4 нче а сыйныфы укучылары (кл. җитәкчесе Мөхәммәтшина Гөлфирә Минәхсәновна) А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерә башлады. Рольләрне башкаручыларны билгеләп, көн саен репетициягә калып, сүзләрне өйрәнделәр. Әкият геройлары - курчакларны кулларына киеп, хәрәкәт иттерү серләренә төшенделәр. Әкият өчен декорацияне технология укытучысы Новичкова Татьяна Григорьевна, татар теле укытучысы Котбиева Миләүшә Вагизовна һәм 9 нчы а сыйныфы кызлары әзерләде. Катыргыга өй, урман рәсемнәрен ясап, буяу һәм бизәү эшләрен башкардылар. Сәхнә өчен пәрдә-ширма тегеп, аны урман аланына охшатып бизәделәр. Ниһаять, кечкенә артистлар спектакль күрсәтергә әзер.


Источник: МБОУ "Черемшанский лицей"

К списку новостей