Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
E-Mail: | lic.cheremshan@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 388 учащихся |
У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Нәфисә Сибгатулловна Зиннурованың "Уйланулар" дип исемләнгән шигырьләр китабы басылып чыгуга багышланган иҗат кичәсе узды.
Опубликовано: 20.05.2023Бүген Чирмешән лицеенда коллегабыз Нәфисә Сибгатулловна Зиннурованың "Уйланулар" дип исемләнгән шигырьләр китабы басылып чыгуга багышланган
"Шигырь - шигырь инде ул,
Йөрәкләрдән өзелеп төшеп,
Җанда дөрли инде ул..." - дигән иҗат кичәсе узды.
Очрашуда укучылар Нәфисә Сибгатулловна һәм әти-әнисенең кызыклы да, гыйбрәтле дә тормыш юлы белән таныштылар; шигырьләрен укыдылар; авторга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Кичә бик җылы, ихлас, эчкерсез әңгәмә рәвешендә үтте.
Үзләренә беренче кат хәреф танытучы, укырга, язарга, санарга өйрәтүче апалары Нәфисә Сибгатулловнаны элеккеге укучылары - 7 а һәм 11 а класслар, шулай ук хәзерге 3 а сыйныфы балалары бәйрәме белән котлап, чәчәкләр бүләк иттеләр.
Хөрмәтле Нәфисә Сибгатулловна! Шигырьләр китабыгызны кулыбызга алуга, Сезнең белән без дә ихлас сөендек! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләгездә иминлек телибез. Илһам чишмәгез мул булсын, иҗатыгыз белән алга таба да сокландырып торыгыз.
К списку новостей