Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
E-Mail: | lic.cheremshan@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 388 учащихся |
У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
“Әтиемә әйтер сүзем бар...”
Опубликовано: 21.02.20233 нче а сыйныфы укучылары класс җитәкчеләре Н.С.Зиннурова белән берлектә “Әтиемә әйтер сүзем бар...” исемле әтиләр конференциясе уздырдылар. Бәйрәмгә балалар тулы гаиләләре: әти-әнисе, әби-бабалары белән килгәннәр иде. Бәйрәмгә башта озак һәм ныклап әзерләнделәр: шигырь, җыр, биюләр өйрәнделәр; әтиләре турында күптөрле кызыклы мәгълүматлар тупладылар: яраткан шөгыле, яраткан ризыгы, мәктәптә укыганда яраткан һәм яратмаган фәннәре, ул-кызларына киңәшләр җыелмасы һ.б. Гаилә фоторәсемнәре, әтиләренең армия сафларындагы, эш урыннарындагы, бергә ял итү һәм эшләү мизгелләре турында фотолардан презентация төзегән иделәр. Әтиләр төрле педагогик ситуацияләр чиштеләр, татар халык мәкальләрен белүдә, хәтта биюдә дә көч сынаштылар. Әлеге күңелле бәйрәм бергәләп чәй эчү һәм җылы әңгәмә белән тәмамланды. Шундый кызыклы бәйрәм-ялны оештырган өчен сыйныф җитәкчесе Н.С.Зиннуровага, татар теле укытучысы М.В.Котбиевага, 3нче а сыйныфы укучыларына, әти-әниләргә зур рәхмәт.
К списку новостей