Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
E-Mail: | lic.cheremshan@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 388 учащихся |
У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
"Аулак өй-баттл" республикакүләм проекты. Өлкәннәр ярышы.
Опубликовано: 09.04.20222022 елның 7 апрелендә район мәдәният йортында "Аулак өй-баттл" дип исемләнгән республикакүләм проект узды. Әлеге бәйгенең беренче өлешендә мәктәп укучылары белән өлкәннәр, ә икенче өлешендә өлкәннәрдән төзелгән Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән районы командалары ярышты. "Чирмешән булганнары" җыелма командасы составында безнең лицейның татар теле укытучылары Нуртдинова Г.Г., Котбиева М.В., Шәрифуллина Р.И. да бар иде.
Командалар башта үзләре белән таныштырып чыгыш ясады. Аннары берничә этаптан торган ярыш башланды. Бәйгене жюри җентекләп карап-бәяләп барды. Бәйгедә конвертка салынган сүзләрдән җыр юлларын җыеп, кәгазьгә ябыштырып, шуны җырлап күрсәтү; сүзләренең авторын тану; "Йөзек салыш" уенында татар шагыйрьләренең шигырь өзекләрен укып, авторын әйтә белү; күрсәтелгән сүзне тема итеп алып, шуны кулланып, такмаклар чыгару һәм кара-каршы җырлау; татар халык җырларын күмәк җырлауда ярышу кебек биремнәр үтәлде. Биредә белем, тапкырлык, зирәклек, җыр-биюгә осталыкны да күрсәтергә кирәк иде. "Чирмешән булганнары" командасы һәм Яңа Чишмә районы командасы үз көндәшләрен узып, җиңү яуладылар. Шигырь уку, уен-көлке, җыр-бию, аулак өй күренешләре белән үрелеп барган "Аулак өй-баттл" тамашачылар өчен дә, катнашучылар өчен дә кызыклы булды.
Источник: Администрация
К списку новостей