Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанский лицей» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Шешминская, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-962-29-92;+7(843)-962-26-36 |
E-Mail: | lic.cheremshan@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Черемшанский лицей" |
Руководитель: | Мугизов Марат Амирович |
Год основания учреждения: | 2002 |
У нас учатся: | 388 учащихся |
У нас учат: | 32 учителей |
Новости МБОУ "Черемшанский лицей"
Районыбыз шагыйрәләре бездә кунакта
Опубликовано: 27.04.2021Бүген без лицейда “Бер күрешү – үзе бер гомер “ дип аталган очрашу кичәсе үткәрдек. Кунакка районыбыз шагыйрәләре Галия Сафиуллина белән Рушания Әхмәдуллина-Чанышеваны чакырдык.
Гаҗәп бит! Ике шагыйрә, икесе дә бер авылдан! Бер үк мәктәпне бетергәннәр, бер үк сукмаклардан йөргәннәр... Саный торган, исәпли торган бухгалтер-экономист һөнәрен сайлаганнар. ...һәм икесе дә иҗат кешеләре.
Галия Сафиуллина “Кереп барам гомер көзләремә” дигән шигырь китабы белән шагыйрә буларак таныла. Аның шигырьләрен яратып укыйлар. Композиторлар көй яза, җырларын танылган җырчылар башкара. Соңрак ул прозага күчә. Бер-бер артлы мавыктыргыч повестьлары дөнья күрә. “Үкенечле ике язмыш”, “Мәхәббәт корбаннары”, “Сыналган мәхәббәт”, “Заһидә” әсәрләре үзенең укучысын таба.
Рушания Әхмәдуллина бар дөньяга “Яратам сине, тормыш!” дип аваз сала. Әйе, әйе. Аның шигырь китабы нәкъ шулай дип атала: “Яратам сине, тормыш!” Шигырьләре фәлсәфи эчтәлекле. Аның шигъриятенә тормыш, бәхет, яшәү мәгънәсенең тыгыз бәйләнеше хас.
Китапка кермәгән, яңа язылган шигырьләре социаль челтәрләрдә урын ала.
Галия Сафиуллина да, Рушания Әхмәдуллина да районның Утыз Имәни исемендәге премия лауреатлары. Сүз дә юк, бүген аларның үз укучылары бар, киләчәктә дә татар әдәбиятында үз урыннарын алырлар. Ә бүген алар үзләрен бик бәхетле дип саныйлар.
Без дә бәхетле, чөнки табигатьләре белән тыйнак, гади күңелле, җор телле, үзләренең шигырьләре, повестьлары белән туган халкына һәм туган теленә хезмәт итүче шагыйрәләребез белән очраштык.
Источник: Администрация лицея
К списку новостей