Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Канатлы дусларыбыз
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год воинской и трудовой доблести 31.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Соответствующий указ подписан для сохранения исторической памяти, укрепления гражданской солидарности и уважения к защитникам Отечества и труженикам тыла.
-
Год единства народов 31.12.2026

Цель этого года – укрепить дружбу и взаимопонимание между народами, проживающими на территории нашей многонациональной страны.
-
«Игелекле уеннар»:Йорт хайваннары белән танышу 26.10.2026

Бүген безнең бакчада бик файдалы әңгәмә узды. «Игелекле уеннар» проекты ярдәмендә балалар йорт хайваннары белән якыннан танышты, аларга карата игелекле мөнәсәбәт формалаштырды. Әңгәмә барышында без йорт хайваннары турында сөйләштек — алар безнең дусларыбыз, аларны яратырга һәм кайгыртырга кирәклеген; рәсемнәр карап, хайванннарның үзенчәлеген өйрәндек, уен элементлары ярдәмендә күнекмәләрне дә ныгыттык.
-
Фән дөньясына сәяхәт 23.10.2026

Балалар белән фән дөньясына сәяхәтне дәвам итәбез! Гади генә әйберләр белән дә ничек кызыклы ачыш ясарга мөмкин икән. Бүген безнең балалар чын галимнәр кебек! Тоз, су һәм йомырка... Нәрсә булыр икән?Алар тәрбияче белән бергә тозның серләрен ачарга җыендылар, тыгызлыгы турында белделәр. Күзләрендә шулкадәр зур кызыксыну! Тозлы су тыгызрак булганга, ул йомырканы өскә этә. Балалар бу күренешне бик игътибар белән күзәттеләр, һәм һәрберсе үзенчә аңлатырга тырышты. Мондый тәҗрибәләр балаларда фәнни кызыксыну уята, күзәтүчәнлекне һәм логик фикерләүне үстерә.
-
Халыкара пешекчеләр көне. 20.10.2026

20 октябрь — Халыкара пешекчеләр көне. Без бүген безнең бакчабызда иң тәмле һәм иң җылы һөнәр иясе – безнең аш пешерүче Илхамия Гариф кызын котладык.
Илхамия Гарифовна! Иртәнге кояш кебек, сез һәр көнне тәмле иртәнге аш белән каршы аласыз. Сезнең хезмәтегез барыбыз өчен дә бик кадерле! Сез безнең балаларны һәрвакыт тәмле итеп сыйлыйсыз. Сезнең кулларыгыздан чыккан һәр ризык – бала күңеленә мәхәббәт белән салынган бер кисәк җылылык. -
"Игелекле уеннар": Агачларны ни өчен сакларга кирәк? 19.10.2026

Атна темасы: «Агачларны ни өчен сакларга кирәк?» (Игелекле уеннар).Бүген безнең төркемдә хезмәткә һәм табигатькә багышланган матур көн узды! Матур көннәрдә чәчәк түтәлендәге чәчәкләрне күзәттек, җәй буе карап үстердек. Бүген бакчалар турында сөйләшкәннән соң, үзебез дә кечкенә бакчачылар булдык. Тырмалар һәм капчыклар белән малайлар һәм кызлар эшкә бик теләп керештеләр! Көзге яфракларны җыйдылар, газонны чистарттылар — чын ярдәмчеләр командасы!
-
Әтиләр көне 17.10.2026

Балалар бакчасында «Әтиләр көне»н искә алу — балалар өчен дә, әтиләр өчен дә онытылмаслык мизгелләр һәм зур горурлык. Әтиләр гаиләнең яклаучысы, усаллардан саклаучысы, гаиләнең терәге, ышанычы, ныклы таянычы, шуңа күрә аларны зурлау бик мөһим. Без дә әтиләргә үз кулларыбыз белән ясалган бүләкләрне тапшырдык. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын тоеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде. Киләчәк бәйрәм белән Сезне, хөрмәтле Әтиләребез!
-
Икмәк көне 16.10.2026

16 октябрьдә бөтен дөньяда Икмәк көне билгеләп үтелде. Әлеге теманың максаты: балаларга икмәкнең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, ипинең өстәлгә кадәр үткән юлын аңлату, икмәккә сакчыл караш,аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү. Икмәк - кеше хезмәте белән барлыкка килгән ризык, ул иминлек һәм муллык символы булып тора. Эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә өстәлдә иң мөһим урын нәкъ менә икмәккә бирелгән.Китапханәче Гөлүсәр Мәсхүт кызы балаларга кечкенә генә башактан ничек хуш исле батон килеп чыгуын сөйләде. Икмәк турында “Йомры икмәк” әкиятен , ипине куллану кагыйдәләрен искә төшердек
-
Фельдшер-акушерлык пунктына экскурсия 14.10.2026

Без көзнең матур бер көнендә медицина дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадык. Мөһим һәм кирәкле табиб һөнәре белән танышу максатыннан фельдшер-акушерлык пунктына экскурсиягә бардык. Экскурсияне фельдшер Шәйхетдинова Җ.М. үткәрде. Ул балаларга үз һөнәренең серләре турында сөйләде һәм медицина җиһазларын күрсәтте. Балалар табибның нәрсә белән шөгыльләнүен, аңа нинди инструментлар кирәклеген һәм аның кешеләргә ничек ярдәм итүен белделәр. Тәрбияләнүчеләр табибларның авыруларны гына дәвалап калмыйча, кешеләрнең сәламәтлеге турында да кайгыртуларын белделәр. Форсаттан файдаланып, Җәмилә Мәсләхетдин кызы гриппка каршы профилактика чаралары турында да сөйләп китте.
-
“Игелекле уеннар": Ватан символлары белән танышабыз! 13.10.2026

“Игелекле уеннар": Ватан символлары белән танышабыз! Без бүген балалар белән Россия -без яши торган дәүләт буларак, бу хакта күзаллауларын ныгыттык. Уен формасында балалар Россиянең төп символлары — флаг, герб һәм гимн турында белделәр, ә тагын гаилә символлары турында сөйләделәр: чөнки нәкъ менә якыннарыңны яратудан туган илгә мәхәббәт башлана бит. Мондый чаралар балаларга яңаны белергә генә түгел, ә традицияләргә сакчыл карарга, буыннар элемтәсен тоярга һәм үз иле белән горурланырга да ярдәм итә










