Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423110, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Лашманка, улица Химиков, дом 6 |
| Телефон: | +7(843)-962-92-43 |
| E-Mail: | lashman.dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Зуфарова Рагида Шамиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 13 |
| У нас учат: | 2 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Лашманский детский сад «Лейсан» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Татар бизәкләре 12.02.2025

Халкыбызның мирасын барлау, милли киемнәр белән таныштыру, балаларда милли тойгылар уяту, милли бизәкләрнең гүзәллеген, халкыбызның күңел җәүһәрләрен аларның күңелләренә җиткерү, шул бизәкләр белән кием силуэтларын бизәү максатыннан без ябыштыру шөгылендә татар бизәкләре белән алъяпкыч бизәдек.
-
Татарстан Республикасы гербы көне 07.02.2025

Бүген, 7 нче февраль — республикабыз дәрәҗәсендә әһәмиятле көн — Татарстан Республикасы гербы көне. Безнең балалар бакчасында балалар белән тематик әңгәмә үткәрелде hәм гербны кабул итү, аның тарихы турында сөйләнелде.
-
Табигатьне саклыйк! 05.02.2025

Гыйнвар аенда без "Табигатьне саклыйк!" дигән темага әңгәмә, әти-әниләр белән бергәләп рәсем конкурсы үткәрдек, презентация карадык, ял минутларында рәсемнәр буядык, ясадык. Һәр ел фасылында да аны сакларга кирәклегенә төшендек.
Дуслар, әйдәгез, без дә бу эштән читтә калмыйк! -
Саф һава - тәнгә дәва 30.01.2025

Кышын балалар бакчасында ачык һавада йөрү, күңел ачу өчен искиткеч вакыт кына түгел, сәламәтләнүнең иң яхшы ысулы да.Балаларның саф һавада булуы, аларның физик үсеше өчен зур әһәмияткә ия. Саф һавада уйнау - балалар организмын ныгытуның иң кулай чарасы. Ул аның салкын тию авыруларына чыдамлыгын арттырырга ярдәм итә. Саф һавада уйнаганда безнең балалар күп хәрәкәтләнә: тауда шуалар, ярыш-уеннарда катнашалар.
-
Китап - белем чишмәсе 29.01.2025

Бүген бакчабызга китапханәче Гөлүсә апа кунакка килде. Ул балалар белән үзен таныштырды һәм балаларны матур китаплар һәм журналлар белән танышу өчен авыл китапханәсенә кунакка чакырды. Әкиятләр укыды, китап белән узеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты, балаларга китапны яратырга,аны чиста,пөхтә итеп сакларга кирәклеген әйтте. "Китап- ул белем чишмәсе"- диде ул сүзен йомгаклап. Соңыннан балалар нинди әкият тыңларга яратуларын, үзләренә ошаган әкият геройлары турында сөйләделәр.
-
Канатлы дусларыбыз 28.01.2025

Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман. -
Год научно - технологического развития 31.12.2024

В целях дальнейшего развития науки и технологии в Республике Татарстан, усиления их роли в решении важнейших задач социально - экономического развития 2024 год в Татарстане объявлен-годом научно -технологического развития.
Татарстан Республикасында фәнне һәм технологияләрне алга таба үстерү, аларның социаль-икътисадый үсешенең иң мөһим бурычларын хәл итүдә ролен көчәйтү максатларында, 2024 ел - Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде
-
Российский семейный проект "Всей семьей" 31.12.2024

Провести время с близкими - что может быть приятнее? Ведь семья - самое ценное для каждого из нас! Проект "Всей семьей" поможет вашей семье стать еще крепче.
Якыннарың белән бергә вакытны үткәрү - моннан да күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин? Гаилә бит безнең һәрберебез өчен иң кадерле нәрсә! "Бөтен гаилә" проекты гаиләләргә тагын да ныгырак булырга ярдәм итәчәк.
-
Год семьи 31.12.2024

По указу Президента России Владимира Путина 2024 год объявлен Годом семьи в целях популяризации государственной политики в сфере защиты семьи,сохранения традиционных семейных ценностей. Любовь, верность и новая маленькая жизнь — что символизирует логотип Года семьи.
-
Кышкы әкиятне коткару могҗизасы 26.12.2024

Бүген «Ләйсән» балалар бакчасында «Кышкы әкиятне коткару могҗизасы » дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар әкият геройлары белән бергә маҗаралар атмосферасына чумдылар, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар , биюләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Яңа ел бәйрәме балаларга бик ошады, шатлык, күңел күтәренкелеге һәм уңай бәйрәм кәефе алып килде.









