Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Укытучы өчен беренче эш укучы белән эшләү, диде Рафис Борһанов.
Опубликовано: 06.02.2018
Биектауның 1нче мәктәбендә узган киңәшмәдә Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов педагогларны үз укучыларына күбрәк игътибарлы булырга чакырды. Ул укытучыларны икенчел эштән мөмкин кадәр күбрәк азат итәргә тырышачагын белдерде.
“Беренчел эш – укучы һәм укытучы. Без барыбыз да укучылар белән шөгыльләнергә тиешбез. Без балаларны теләсә-нәрсәгә өйрәтергә тырышабыз, бары тик мәктәп программасына гына түгел”, – дип билгеләп үтте вице-премьер.
“Без әхлакый яктан бүгенге көн кебек начар яшәгәнебез юк иде. Әйдәгез, тормыш кыйммәтләрен кайтарыйк”, - диде министр.
“Бүген безнең укучылар хуҗасыз. Укытучы ни белән генә шөгыльләнми. Укучылар бездән мәгълүматлырак, алар артыннан җитешеп булмый. Укучылар белән шөгыльләнегез”, - диде ул.
Министр фикеренчә, универсаль укучыны аның белән укытучы шөгыльләнгәндә генә тәрбияләп була. “Ул кызыксынучан булачак, проблеманы хәл итүдә каян, нинди мәгълүмат алачагын беләчәк. Без аларны системага әзерләргә тиешбез”, - дип йомгаклады Борһанов.
Источник: Татар-информ
К списку новостей













