Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Татар телен укыту турында - Халыклар дуслыгы йортында кабул ителгән резолюция тексты
Опубликовано: 25.10.2017
Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү мәсьәләсе буенча гомуми карашны чагылдырган карар кабул ителде, шулай ук Россия мәгариф һәм фән министрына юллау өчен, килеп чыккан хәлне җайга салу буенча резолюция кабул ителде.
Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында рус һәм татар телләрен өйрәнү турындагы мәсьәләне җайга салу һәм тел сәясәтен камилләштерү мәсьәләләре буенча республика вәкиллекле җыены резолюциясе
2017 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында кабул ителде.
“....Вакәләтле җыенда катнашучылар, уртак фикер белдереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән чараларга теләктәшлек күрсәтергә кирәк дип саный:
1) 2018 елның 1 гыйнварына рус телен өйрәнү күләмен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы барлык типтагы белем бирү учреждениеләре өчен кабул иткән дәрәҗәгә җиткерү;
2) 10-11 сыйныфларда татар телен укытуны ирекле нигезгә – әзерлек профиленә туры килгәнчә күчерү;
3) татар телен, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, гомуми башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә мәҗбүри укытуны тәэмин итү.
2) 10-11 сыйныфларда татар телен укытуны ирекле нигезгә – әзерлек профиленә туры килгәнчә күчерү;
3) татар телен, Татарстан Республикасы дәүләт теле буларак, гомуми башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәрәҗәсендә мәҗбүри укытуны тәэмин итү.
Шулай ук “Россия Федерациясе субъекты дәүләт теле” предметын һәм шуларга яраклы мәгариф программаларын башлангыч һәм төп гомуми белем бирү дәүләт мәгариф стандартларына кертүне, Россия Федерациясе субъекты дәүләт телен укытуны күз алдында тоткан уку планнары вариантларын әзерләүне сорап, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итүне кирәк дип саныйбыз. “
Источник: Администратор
К списку новостей













