Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Әсхәт Җиһаншин соңгы көннәрен оныклары белән үткәргән
Опубликовано: 26.06.2017
Александра Пахмутова, Владимир Высоцкий язган 1960 еллар җырлары һәм фильмнары герое, Т-36 совет баржасының Тын окенадагы легендар 49 көнлек дрейфы катнашучысы якташыбыз Әсхәт Җиһаншин 80 яшендә Санкт-Петербургта вафат булды. Мәрхүмнең кызы Ольга ТАСС агентлыгына сөйләгәнчә, Әсхәт Җиһаншин 22 июнь көнне Иске Петергофның Бабигонск зиратында мөселман йолалары буенча җирләнгән.
Кызы сүзләре буенча, әтисе соңгы көннәренә кадәр төпле акылын, юмор хисен саклаган, гаиләсенә ярдәм иткән, күп вакытын оныклары белән уздырган. Ольга әйтүенчә, ул хатыны янында җирләнгән.
Әсхәт Җиһаншин Петербург янындагы Стрельнада яшәгән, пенсиягә чыкканчы Ленинград хәрби-диңгез базасының коткару дивизионыныда эшләгән.
Җиһаншин бөтен дөньяга 1960 елда таныла. Бу вакытта ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә һәм 17 гыйнварда, инженер-төзелеш гаскәренең дүрт совет солдаты булган Т-36 үзйөрешле баржасы Курил утравындагы Итуруп култыгында шторм белән якореннән өзелә һәм ачык океанга китә. Двигателе эшләүдән туктаган һәм элемтә антеннасы өзелгән баржаның курстан читләшүе 49 көн дәвам итә. Бу вакытта кече сержант Әсхәт Җиһаншин, рядовойлар Филипп Поплавский, Анатолий Крючевский һәм Иван Федоров авыр хәлгә юлыга – аларга ризык һәм су җитми.
Баржа белән элемтә өзелү сәбәпле экипажны һәлак булган дип саныйлар һәм эзләүдән туктыйлар. Совет солдатларын 7 мартта АКШның яр буе сак хезмәте корабле коткара, "Кирсердж" авиайөрткече аларны Сан-Франциско шәһәренә алып кайта, аларны геройлар кебек каршылыйлар.
Нью-Йорктан алар "Куин Мэри" лайнерында Европага чыгалар, аннан Мәскәүгә кайталар. Солдатларны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.
Әлеге дүртлекнең популярлыгы, ул елларда беренче космонавт Юрий Гагаринныкыннан гына калыша.
Источник: Татар-информ
К списку новостей













