Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Мин татарча сөйләшәм
Опубликовано: 08.04.2017
Ямьле яз белән бергә менә ничә ел инде районыбызда“Мин татарча сөйләшәм” бәйгесе үтә. Укучылар бу бәйгене көтеп алалар. Быел бәйге бик үзенчәлекле.
“Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет интернат – мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” командасы төзелде. Командир итеп берничә ел рәттән бәйгедә катнашып, призлы урыннар алган Отажонов Достанбек сайланды. Команда атна дәвамында мәктәптә, урамда бәйге эмблемасы белән йөрде.
Маршрут төзеп атна дәвамында укучылар районның үзәк урамында, сәүдә үзәгендә, халыкка хезмәт күрсәтү үзәкләрендә кешеләр белән әңгәмә оештырдылар. Шунысы шатландыра - татар милләтендәге кешеләр ике телне дә тигез күрәләр һәм тормышта ике тел дә кирәк дип саныйлар. Рус милләтендәге кешеләр татар теленә карата шулай ук уңай фикердә. Татар язучыларының әсәрләрен рус телендә яратып укулары ачыкланды. Сәүдә үзәкләрендә эшләүчеләр ике телдә дә аралашырга туры килүләрен әйттеләр.
Акциядә катнашучыларның 35 % татарча исәнләшү сүзләрен өйрәнергә теләүләрен белдерделәр. Аларга укучылар үзләре ясаган буклетларны бүләк иттеләр.
Источник: Администратор
К списку новостей













