Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
Шиһабетдин Мәрҗани – татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф.
Опубликовано: 16.01.2017
Шиһабетдин Мәрҗани – татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф.
Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә туа.
1848 елда Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли. Бу елларда аның Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов һ.б. укымышлылар белән аралашуы мәгълүм. Мәрҗани В.Радлов, А.Казембек, И.Готвальд, В.Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында Археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып тора.
Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Аның “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) китабы татар тарихына багышланган. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бирелә.
Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында.
Источник: Сайт газеты "Безнең Чирмешән"
К списку новостей













