Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Черемшанская кадетская школа - интернат имени Героя Советского Союза И.Н.Конева»
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Черемшан, ул. Советская, д.46 |
| Телефон: | +7(843)-962-27-82 |
| E-Mail: | Rafael.Suleymanov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Черемшанская кадетская школа - интернат" |
| Руководитель: | Сулейманов Рафаэль Габдулхаевич |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 23 |
Новости
"Минем яраткан татар телем" конкурсы
Опубликовано: 08.01.2017
(Казан, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Интернетта татар телен үстерүне һәм аның кулланылышын киңәйтүне максат итеп куйган яңа конкурс башланды. Бу хакта "Татар-информ"га бәйгенең оештыручылары - "Минем яраткан татар телем" проекты авторы, журналист Әлфия Бәдретдинова һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар эшмәкәре Исмәгыйль Шәңгәрәев хәбәр итте.
Конкурста катнашу өчен татар теленә мәхәббәт аңлатып, видеоролик төшерергә кирәк. "Видеога карата чикләр юк, аны ничек эшләү бары сезнең фантазиядән генә тора", - дип аңлата оештыручылар. Әзер видеороликны Instagram соцчелтәренә #минтатартеленяратам хэштэгы белән кертү сорала. Шулай ук, бәйге шартлары буенча, анда катнашучылар инстаграмда @MinemYaratkanTatarTelem @ismagil_shangareev_ аккаунтларына язылырга тиеш.
Конкурска йомгак быел 21 февраль, Халыкара туган телләр көненнән соң ясалачак.
Бәйге башлану уңаеннан, оештыручылар видеомөрәҗәгать тә яздырган. "Татар халкы кайда гына яшәмәсен, үз ана телен онытмаска тырыша. Безнең өчен татар теле, ана теле - иң ләззәтле, баллы, балдан да тәмлерәк", - ди Исмәгыйль Шәңгәрәев. Бәйгенең максаты дип оештыручылар телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклауны атый.
Бәйгедә 1 урын алучыга планшет һәм телефон, 2-3-4-5 урыннарга планшетлар, 6-7-8-9-10 урыннарга телефоннар биреләчәк.
Источник: Татар-информ
К списку новостей













