Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без
Опубликовано: 21.04.201516 нчы апрель көнне безнең мәктәптә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемле III районкүләм фәнни – гамәли конференция узды. I турга районыбыз мәктәпләре һәм Сембер шәһәре укучыларыннан 80 фәнни эш кабул ителгән иде. Шулардан 59 эш II турга узды.
Фәнни-гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты рәисе Даутов С.Ф. ачып җибәрде. Президиум составында Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н. Садретдинова, Буа муниципаль районы мәдәният бүлеге мөдире М.И. Гайфуллин, Буа муниципаль районы мәгариф бүлеге мөдире И. Ф. Ханбиков, Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Ә.С. Әбетдинова, Буа муниципаль районы “Байрак” газетасы редакторы Г.Г. Камалетдинов бар иде. Конференция кунаклары - Халык шагыйре Ренат Харис, “Кара Пулат” опера – спектакленең композиторы Эльмир Низамов булды. Секция эшләрендә “Туган як” музее хезмәткәре И. Җ. Фаткуллина, үзәкләштерелгән китапханә директоры Р.Я. Вәлиев катнашты.
Конференция барышында Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музееның виртуаль сайты тәкъдим ителде. Музей җитәкчесе Г.Х. Айзетуллова тарафыннан кунакларга “Сәнгатьне күрү” музеена экскурсия оештырылды. Укытучы Г. Ф. Мөлекова җитәкчелегендә 5-а,б сыйныф укучылары “Табигатьтә кунакта” исемле әдәби- музыкаль композиция күрсәтте.
Конференция барышы “Буа дулкыннары” телевидениесе тарафыннан төшерелде.
К списку новостей







