Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_sagdeeva@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Ренат Харис исемендәге “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” XIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция отчеты Отчет XIII республиканской научно-практической конференции имени Рената Хариса «Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без».
Опубликовано: 28.04.2026
2026 нчы елның 28 нче апрелендә Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә Ренат Харис исемендәге “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” XIII республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Әлеге зур чарада Рәсәйнең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге премия лауреаты, Чувашстанның Михаил Сеспель исемендәге халыкара премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чувашстан һәм Каракалпак республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гавриила Державин исемендәге премия лауреаты Ренат Харис; Буа якташлык җәмгыятенеж сәркатибе Наил Вагыйз улы Шәмиев; Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлнур Айзат; филология фәннәре докторы, профессор, танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Рәмис Әймәт; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Галия Гайнетдинова; Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, “Әдәби марафон” проекты җитәкчесе Раил Гатауллин; Буа шәһәре “Туган як” музее хезмәткәре Латыйпова Л.Р, “Буа дулкыннары” телерадиокомпания хезмәткәрләре, “Байрак” газетасы редакторы Котельникова Лилия Ленар кызы.
Конференция кунаклары һәм катнашучылар Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда булдылар, шулай ук якташыбызның иҗатына багышланган “Р.Харисның тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән проектлар күргәзмәсендә катнаштылар.
Конференциядә төрле юнәлешләрдә Татарстан Республикасы районнарыннан килгән укучылар көч сынашты. Алар Ренат Харис шигырьләрен сәхнәләштереп сөйләделәр. Шагыйрь иҗаты буенча проект, фәнни эшләр белән чыгыш ясадылар, иншалар яздылар, шагыйрьнең музыкаль әсәрләрен башкардылар. Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларга ТР Язучылар берлегенең җиңүче дипломнары тапшырылды.
Һәр елдагыча быел да Ренат Харис районыбызның иң талантлы укучыларына үзенең премиясен тапшырды. Әлеге премиягә түбәндәге укучылар лаек булды:
“Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен” юнәлешендә – Хасанов Рәсил,
муниципаль бюджет гомуми урта белем бирү учреждениесе “Татарстан Республикасы Буа шәһәре лицей-интернат” ның 11 нче сыйныф укучысы;
“Сынлы сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен” юнәлешендә –
Перова Валерия, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәре “2 нче Лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең
9 нчы сыйныф укучысы;
“Музыкаль сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен” юнәлешендә – Шагалиева Вилада, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе” нең 11 нче сыйныф укучысы;
Конференциядә катнашучы мөхтәрәм кунаклар чараның үткәрелүенә югары бәя биреп, барлык оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Әлеге матур һәм файдалы очрашу укучылар, укытучылар һәм кунаклар күңелендә озакка сакланыр.
28 апреля 2026 года в средней школе имени академика Р.З. Сагдеева Буинского муниципального района прошла XIII республиканская научно-практическая конференция имени Рената Хариса «Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без».
На этом масштабном мероприятии присутствовали: лауреат Государственной премии Российской Федерации, народный поэт Татарстана, лауреат Государственной премии Татарстана имени Г. Тукая, лауреат премии Татарстана имени М. Джалиля, лауреат премии Башкортостана имени Ф. Карима, лауреат международной премии Чувашии имени Михаила Сеспеля, заслуженный деятель искусств Татарстана, заслуженный работник культуры Чувашской и Каракалпакской республик, лауреат премии имени Г. Р. Державина Ренат Харис; секретарь Буинского землячества Наиль Вагыйзович Шамиев; заместитель руководителя Исполнительного комитета Буинского муниципального района по социальным вопросам Лилия Назыймовна Садретдинова, заслуженный учитель Татарстана, член Союза писателей Республики Татарстан, поэтесса Гульнур Айзат; доктор филологических наук, профессор, известный литературовед, диктор, заслуженный работник культуры Татарстана и Российской Федерации Фоат Галимуллин; член Союза писателей Республики Татарстан, поэт Рамис Аймат; член Союза писателей Республики Татарстан, поэтесса Галия Гайнетдинова; член Союза писателей Республики Татарстан, руководитель проекта "Литературный марафон" Раиль Гатауллин; сотрудник Буинского городского музея "Туган як" Латыпова Лейла Раисовна, сотрудники телерадиокомпании "Буа дулкыннары", редактор газеты "Байрак" Котельникова Лилия Ленаровна.
Гости и участники конференции посетили Искусствоведческий музей имени Р. Хариса, а также приняли участие в выставке проектов под названием "Жизненный путь и творчество Р. Хариса", посвященный творчеству нашего земляка.
На конференции обучающиеся из районов Республики Татарстан инсценировали и читали стихи Рената Хариса. Были представлены проекты и научные работы по творчеству поэта, написаны сочинения, исполнены музыкальные произведения. Учащимся, успешно выступившим в различных секциях, были вручены дипломы победителей Союза писателей РТ.
Как и каждый год, в этом году Ренат Харис вручил свою премию самым талантливым ученикам нашего района. Лауреатами этой премии стали следующие воспитанники:
В номинации «За достижения в области литературы» – Хасанов Расил, ученик 11 класса муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Лицей-интернат города Буинска Республики Татарстан»;
В номинации «За достижения в области изобразительного искусства» – Перова Валерия, ученица 9 класса муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Лицей №2 города Буинска Буинского муниципального района Республики Татарстан»;
В номинации «За достижения в области музыкального искусства» – Шагалиева Вилада, ученица 11 класса муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдиева» Буинского муниципального района Республики Татарстан.
Уважаемые гости, участники конференции, высоко оценили мероприятие и выразили огромную благодарность всем организаторам. Эта прекрасная и полезная встреча надолго останется в сердцах учеников, учителей и гостей.
Источник: ЗДВР Мулюкова Г.Ф.
К списку новостей





