Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
Телефон: | +7(84374)3-15-67 |
E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 560 |
У нас учат: | 36 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
“Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без”
Опубликовано: 02.05.2022“Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без”
2022 нче елның 28 нче апрелендә Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә Ренат Харис исемендәге “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” IX республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте.
Әлеге зур чарада Рәсәйнең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Башкортстанның Ф. Кәрим исемендәге премия лауреаты, Чувашстанның Михаил Сеспель исемендәге халыкара премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Чувашстан һәм Каракалпак республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Гавриила Державин исемендәге премия лауреаты Ренат Харис, Буа якташлык җәмгыяте сәркатибе Наил Вәгыйз улы Шәмиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, А. Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрапова; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, М. Җәлил исемендәге, Һади Такташ исендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рәмис Аймәт; Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каюм Насыйри исемендәге премия дипломанты, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлнур Айзат; Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Александровна Македонская, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Тагировна Салахова, Бөтендөнья татар Конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы Г. Г. Камалетдинов; “Буа дулкыннары” телерадиокомпания хезмәткәрләре, Буа муниципаль районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма җитәкчесе Н.Ф.Гайнуллова, оешма әгъзасы М. Г. Фәткуллова, Буа үзәк китапханә хезмәткәре Г. Ү. Заһидуллина катнашты.
Конференция кунаклары һәм катнашучылар Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда, шулай ук “Тере картина ” дип исемләнгән иҗади мәйданчыкта булдылар.
Конференциядә төрле юнәлешләрдә Татарстан Республикасы районнарыннан килгән укучылар көч сынашты. Алар Ренат Харис шигырьләрен төрле телләрдә (татар, рус, чуаш, азербайджан, инглиз, төрек, немец, француз) телләрдә сөйләделәр. Шагыйрь иҗаты буенча фәнни-эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар. Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларга ТР Язучылар берлегенең җиңүче һәм лауреат дипломнары тапшырылды.
Источник: Зам.директора по НО Абдуллина Ф. Г.
К списку новостей