• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52
Телефон: +7(84374)3-15-67
E-Mail: buinsk_lunka@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева"
Руководитель: Победимская Светлана Евгеньевна
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 560
У нас учат: 36

Новости школы/Мәктәп яңалыклары

Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без.

Опубликовано: 22.04.2021

22 нче апрельдә мәктәбебездә Р. Харис исемендәге “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без”исемендәге VIII республикакүләм фщнни-гамәли конференция  үтте. Конференциядә  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, шагыйрьнең тормыш иптәше Лилия Харисова, улы - Татарстан спорт министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, “Буревестник” спорт җәмгыяте рәисе, Татарстанның атказанган спорт хезмәткәре – Әмир Харисов, философия фәннәре докторы, Татарстан халыклары Ассамблеясының  идарә башлыгы К. Г. Яковлев, Буа якташлык җәмгыятеннән хөрмәтле кунаклар   И.Г. Әхмәтҗанов, Н. В. Шәмиев, Т. К. Сәгыйтов , Р. Ш. Зыятдинов, профессор, Рәсәйнең атказанган фән эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Фәннәр Академиясе әгъзасы Т. Н. Галиуллин, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, язучы, тәнкыйтьче, күренекле радио дикторы, Җамал Валиди һәм Мәҗит Гафури премияләре лауреаты Ф.Г. Галимуллин,  филология фәннәре кандидаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Р. Г. Галиуллин, шагыйрь, Намык Кемаль һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләре лауреаты, Татарстан китап нәшрияте мөхәррире, якташыбыз Р. Г. Сәләхов, шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Ф. С. Галиуллина,  Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Наталья Александровна Македонская, Буа муниципаль районы милли мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Тагировна Салахова, Бөтендөнья  татар Конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы Г. Г. Камалетдинов,   “Буа дулкыннары” телерадиокомпания хезмәткәрләре, Буа муниципаль районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешма җитәкчесе Н. Ф. Гайнуллова катнаштыКонференция кунаклары һәм катнашучылар Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү”, шулай ук  мәктәп коллективы көче белән 2021 нче ел туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында әзерләнгән тематик күргәзмәдә  булдылар. Килгән кунакларга академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Мәктәп тормышы” исемле газетасы бүләк ителде. Әлеге газета якташыбыз Ренат Харисның 80 яшьлек юбилеена багышланган, шагыйрьнең тормыш  һәм күпкырлы иҗатын яктырткан иде. Шулай ук кунакларга укучылар көче белән әзерләнгән иҗади бүләкләр дә тапшырылды.

Конференциядә  төрле  юнәлешләрдә  Татарстан   районнарыннан килгән   укучылар  көч сынашты. Алар Ренат Харис шигырьләрен төрле (татар, рус, чуаш, азербайҗан,  инглиз, немец) телләрдә сөйләделәр, шагыйрь иҗаты буенча фәнни –эзләнү эшләре якладылар. Төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясаган  безнең мәктәпнең  12 укучысы, шулай ук Р. Харис әсәрләре буенча рәсем, портрет ясау осталары  булган 33 укучы ТР Язучылар берлееге рәисенең  дипломнарына ия булды.

 


Источник: Зам.директора по НО Абдуллина Ф. Г.

К списку новостей