Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
Телефон: | +7(84374)3-15-67 |
E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
Год основания учреждения: | 2008 |
У нас учатся: | 560 |
У нас учат: | 36 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Җырлы гомер
Опубликовано: 09.03.20202020 нче елның төп темасы булган ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мәктәптә Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Гомәр Толымбай премиясе лауреаты, Каюм Насыйри исемендәге премия дипломанты, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе иясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Болгар радиосы Милли музыкаль премиясе лауреаты, көйче, җырчы, шагыйрә, Гөлнур Айзатның юбилеена багышланган “Җырлы гомер” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып үтте.
Әлеге чарада мәктәпнең укытучылар коллективы һәм укучылар катнашты. Тантаналы чара шагыйрәнең гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итү белән башланып китте. Юбилярга карата күп кенә котлау сүзләре яңгырады. Кичә барышында укучылар Г. Айзатның шигырьләрен сөйләде, рәсемгә оста укучылар үзенә портретларын бүләк итте, шулай ук аның җырларына башкарылган 9 нчы сыйныф укучыларының милли биюләре дә бәйрәмне бизәде. Чыгарылыш сыйныф укучылары шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар. Үз чиратында Гөлнур Айзат матур җырларын яңгыратты, укучыларының моннан 5 ел элек үзенә язылган хатларын укып, гаилә һәм мәктәпнең үзара тәрбияви бәйләнешен күрсәтеп, үзенең фикерләрен җиткерде. “Җырлы гомер” дигән әдәби-музыкаль кичә һәркемнең дә күңелендә тирән эз калдырды. Кичә күмәк фотога төшү һәм бергәләп “Яшәү яме” җырын башкару белән тәмамланды.
Источник: Абдуллина Ф. Г., зам. директора по нац. образованию
К списку новостей