Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Шәҗәрәләр - нәсел агачы
Опубликовано: 19.11.2019Шәҗәрәләр – нәсел агачы
14 нче ноябрьдә мәктәптә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” VI төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул “2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башкарма комитеты Мәгариф идарәсе белән берлектә сәләтле балаларны барлау, укучыларда фәнни-эзләнү тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, күренекле шәхесләрнең иҗатын барлау, өйрәнү, пропагандалау максатыннан гомуми белем бирү оешмалары укучылары өчен оештырылды. Быел әлеге фәнни-гамәли конференция алтынчы тапкыр үткәрелде.
Конференциядә Буа муниципаль районы, республикабыз һәм Россия Федерациясе мәктәпләре катнашты. Регионнардан да эшләр килде. (Төмән өлкәсе; Казан, Чувашия Республикасы)
Конференциягә 230 кабул ителде, шуларның 121е 2 нче турга сайлап алынды. 113 эш “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” VI төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары” җыентыгына кертелде.
Фәнни-гамәли конференцияне тантаналы рәвештә Буа муниципаль районы Башлыгы вазифаларын үтәүче Р.Р. Камаретдинов ачты. Конференция эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәсьәләләр буенча консультанты Л.Т. Сәхбиева; ТР Фәннәр Академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Л.Ш. Гарипова; ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Фаттахова Р. Ф.,ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган укытучысы Г.Х. Айзетуллова; “Байрак” газетасы мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе Г.Г. Камалетдинов, Буа муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгының укыту методик эшләр буенча урынбасары А. Р. Бикчәнтәева катнашты.
Конференция кунаклары һәм катнашучылар мәктәпнең Р.Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсиядә булдылар.
Быелгы конференциянең иң мәртәбәле кунагы Ел Персонасы- Сөнгатов Вагыйзь Сагыйть улын сәхнә түрендә мәктәп укучылары олылады. Алар хөрмәтле кунакка чын йөрәктән чыккан тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Конференциянең эше 4 секциядә дәвам итте:
I секция- “ Нәселемдә – бөек шәхес”
II секция - “Гаиләмнең кадерле ядкаре”
III секция “Туган ягымда мәчетләр төзелү тарихы”
IV секция “Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы”.
Конференциянең җиңүчеләре Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләренә ия булдылар. Калган катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Укытучылар коллективы һәм укучылар көче белән мәктәпнең тарих музееның күрсәтмә материалларыннан Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгына багышланган тирән эчтәлекле күргәзмә оештырылды.
Конференциянең эше массакүләм мәгълүмат чаралары: “Байрак” газетасы һәм “Буа дулкыннары” телевидениесе тарафыннан яктыртылачак.
К списку новостей







