Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа имени академика Р.З. Сагдеева" Буинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Академик Р. З. Сәгъдиев исемендәге гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, РТ, город Буинск, ул. Карла Маркса, д. 72/52 |
| Телефон: | +7(843)-743-15-67 |
| E-Mail: | buinsk_lunka@mail.ru, Sag.bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ имени Р.З.Сагдеева" |
| Руководитель: | Победимская Светлана Евгеньевна |
| Год основания учреждения: | 2008 |
| У нас учатся: | 519 |
| У нас учат: | 35 |
Новости школы/Мәктәп яңалыклары
Шәҗәрәләр –нәсел агачы
Опубликовано: 01.11.2017
1нче ноябрьдә мәктәптә “Шәҗәрәләр –нәсел агачы” исемендәге IV төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференциядә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлегенең әйдәп баручы консультанты Лилия Таҗетдин кызы Сәхбиева, ТР Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов исемендәге
тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Шамил кызы Гарипова, Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының филология фәннәре кандидаты, доцент Энҗе Хәнәфи кызы Кадыйрова, Россиянең Мәгариф отличнигы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Хәлил кызы Айзетуллова катнашты. Конференциядә 4 юнәлештә эш алып барылды. Республикабызның Буа, Чистай, Кайбыч, Мөслим, Тәтеш, Чүпрәле районнарыннан, Пензадан, Башкортстаннан, күрше Чуашстан Республикасыннан да укучылар әлеге конференциядә көч сынашты. Төрле секцияләрдә безнең мәктәп укучылары да катнашты. Бахтинова Дарья (җит. Бахтинова Е. В.) – I Дәрәҗә, Хөснетдинова Дилүзә (җит. Рәхмәтуллина Т. И., Хөснетдинова А. Ф.) – II Дәрәҗә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнарына ия булдылар. Ә 7 укучыга ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Сертификатлары тапшырылды.
Источник: Ф.Г.Абдуллина, милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
К списку новостей







