Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №1 c углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | РТ, г. Буинск, ул. Комсомольская, д.7 |
| Телефон: | +7(843)-743-26-48 |
| E-Mail: | sch1_bua@mail.ru, S1.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №1 с углубленным изучением отдельных предметов" г.Буинска РТ |
| Руководитель: | Халиков Айрат Завдятович |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 684 учащиxся |
| У нас учат: | 44 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №1 c углубленным изучением отдельных предметов" г. Буинска Республики Татарстан - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Бердәм методик көн. 26.04.2017

26 нчы апрельдә Бердәм методик көн кысаларында ачык дәресләр, осталык дәресләре үткәрелде. Дәресләрдән соң түгәрәк өстәл артында дәрес бирүче укытучыларның үзанализлары тыңланылды, хезмәттәшләре анализ ясадылар. Түгәрәк өстәлнең икенче бүлегендә “Укытучының һөнәри компетентлыгы” темасына эшлекле уен үткәрелде.
-
Файдалы очрашу. 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә полиция хезмәткәрләре булдылар. Алар 9-11 нче сыйныф укучыларына аларның хокукларын һәм бурычларын аңлаттылар.
-
Файдалы очрашу. 26.04.2017

26 нчы апрельдә мәктәптә нарколог- психиатр Краснова Л.И. һәм Фомина А.Н. булдылар. Алар составында наркотик матдәләр булган әйберләрнең зыяны турында әңгәмә үткәрделәр.
-
Тел күрке - сүз. 25.04.2017

25 нче апрельдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Тел күрке- сүз” темасына викторина үткәрелде. Укучылар үзләренең халык авыз иҗаты әсәрләрен оста белүләрен күрсәттеләр.
-
Бөтенсоюз тикшерү эшләре. 25.04.2017

25 нче апрельдә мәктәптә Бөтенсоюз тикшерү эшләрен эшләү дәвам итте. Бу көнне 4 нче сыйныф укучылары математика, 5 нче сыйныф укучылары тарих, ә 11 нче сыйныф укучылары физика фәненнән тикшерү эшләре башкардылар.
-
Иң уңышлы мәктәп! 25.04.2017

Безнең мәктәп, “Уңышлы мәктәп” Бөтенроссия бәйгесендә катнашып, җиңеп чыктылар. Котлыйбыз!
-
Бездә - БРТ. 24.04.2017

24 нче апрельдә мәктәптә татар теленнән БРТ үткәрелде. Бу көнне 9 нчы сыйныф укучылары беренче имтиханнарын тоттылар.
-
Файдалы очрашу. 22.04.2017

22 нче апрельдә мәктәпнең актлар залында булачак 1 нче сыйныф укучыларының ата- аналары белән җыелыш булды. Җыелышта ата- аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр бирелде.
-
Файдалы очрашу. 21.04.2017

21 нче апрельдә мәктәп укучылары танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәповага багышланган кичәдә катнаштылар. Алар анда шагыйрәнең шигырьләрен укыдылыр, җырлар җырладылар.
-
Ел укытучылары 20.04.2017

20 нче апрельдә Район мәдәният йортында Ел укытучысы бәйгесендә катнашып уңышка ирешкән укытучыларны котлау тантанасы булды. Безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Коваленко Ю.Н.- җиңүче, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Ф.З., башлангыч сыйныфлар укытучысы Гусарова Н.В. призерлар булдылар. Котлыйбыз!





