• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52
Телефон: +7(843)-743-27-02
E-Mail: Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Руководитель: Македонская Наталья Александровна

Новости управления

Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә “Гөлнур Айзат иҗатында хатын-кыз образы” дип исемләнгән республикакүләм семинары узды.

Опубликовано: 15.12.2015

Рәсәйдә әдәбият елы уңаеннан, Буа муниципаль районы академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә якташ язучыбыз “Гөлнур Айзат иҗатында хатын-кыз образы”  дигән темага республикакүләм семинар уздырылды. Әлеге чарада Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече   Ә.С.Әбетдинова һәм татар теле, әдәбияты укытучылары; Казан шәһәренең “Сүз” нәшрияты директоры Л. Сәләхетдинова, Буа типографиясе директоры Ф.Гатауллина, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе методистлары Гайнуллина Л.Ф, Сәлахова Л.Т., Галятдинова Э.Ф.,  Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Апас районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Л.Сафина, Буа шәһәре  үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәре Г.Загидуллина һәм Буа районы “Байрак” газетасы  журналисты Ә.Шәрәфетдиновалар катнашты. Семинарда әдәби әсәрләрне заманча укыту технологияләре (критик фикер йөртү), әдәби әсәргә һәрьяклап анализ ясау алымнары, әдәбиятның музыка белән бәйләнеше, предметара бәйләнеш юнәлешендә фикер алышулар булды.

Семинарда актив чыгыш ясаучыларга Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ханбиков И.Ф.ның сертификатлары, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзатның Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. Семинар нәтиҗәсе итеп, һәр чыгыш җыентыкка тупланып басарга тәкъдим ителде. Семинар турындагы материал  Буа районы “Байрак” газетасында урын алачак.

Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә “Гөлнур Айзат иҗатында хатын-кыз образы” дип исемләнгән республикакүләм семинары узды.



К списку новостей