• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52
Телефон: +7(843)-743-27-02
E-Mail: Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Руководитель: Македонская Наталья Александровна

Новости управления

Бүген,13.01.20, көнне ”Дюмовочка” балалар бакчасында “Балаларны туган телгә өйрәтүдә эшлекле уеннар куллану” дигән темага татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы үтте.

Опубликовано: 15.01.2020

Бүген,13.01.20, көнне ”Дюмовочка” балалар бакчасында “Балаларны туган телгә өйрәтүдә эшлекле уеннар куллану” дигән темага татар теле тәрбиячеләренең методик берләшмә утырышы үтте. Утырыш бакчаның нәни хуҗаларының сәламләве,җыр-биюләре белән башланып китте.
 
Татар теле тәрбиячесе Галеева Алсу Мансур кызы “Без табигать балалары” дигән эшлекле уен күрсәтте.
 
Балалар монда төрле урман җәнлекләре, әкият геройлары белән аралаштылар,алар турында җырлар җырладылар. Табигатьне сакларга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
 
Балалар бакчасында эшлекле уеннарның өстенлекләре:
 
-бала әйләнә-тирә мөхиттә предметларның яисә җан ияләренең күпьяклап үзара бәйләнешләре турында тулы м мәгълумат ала;
 
-баланың хәтере тулыландырыла һәм уй, фикер алуы активлаша;
 
-аралашу вактында сөйләм теле үсә;
 
-мөстәкыйллеге, максатчанлыгы, нинди дә булса предметларны яисә күренешләрне үзенә яраклаштырып үзгәртә ала белүе формалаша;
 
предмет белән эшләгәндә иҗади сәләте үсә, хезмәт эшчәнлеге формалаша.
 
-хәрәкәт эшчәнлеге арту сәбәпле сәламәтлеге ныгый.
 
Шул ук балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Мансур кызы “Тәгәри китте йомгагым” дигән темага тәрбиячеләр белән викторина үткәрде. Командалар үзара белемнәрен сынадылар, татар халкының әкиятләрен,мәкальләрен,әйтемнәрен искә төшерделәр.
 
“Светофорик балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Кәримова Алсу Фәһим кызы “Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле” дигән темага чыгыш ясады.
 
“Теремок” балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Латыпова Айсылу Фоат кызы “Гаилә агачы (шәҗәрә)” дигән темага мастер класс күрсәтте. Бу мавыктыргыч уен һәр тәрбиячене кызыксындырды. Бу уен белем бирү эшчәнлегенең һәр өлкәсендә дә киң кулланыла ала дигән фикер калдырды.
 
Бу утырыш һәр тәрбияче өчен бик җанлы һәм файдалы булды.


К списку новостей