• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52
Телефон: +7(843)-743-27-02
E-Mail: Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Руководитель: Македонская Наталья Александровна

Новости управления

Гимназиядә кунак бар

Опубликовано: 08.05.2019

Җиңүнең 74 еллыгы якынлашкан көннәрдә гимназиягә хәрби очучы-снайпер, отставкадагы полковник Рифгать Садыйк улы Еремеев кунак булып килде. Сугышта катнашмаса да, ул гомерен хәрби эш белән бәйли. Туган иленә намуслы хезмәт итә.
 
Р. Еремеев М. Вахитов исемендәге мәктәпкә укырга 1941 нче елда килә. Башлангыч сыйныфта укыганда ук, комбайнчы, тракторчы ярдәмчесе булып эшли. Үсә төшкәч, көтү көтә. Аңа, малларны вагоннарга төяп, Мәскәүгә илтеп тапшыру эшен дә йөклиләр. 9 нчы сыйныфны бетергәч, Рифкать Буадан чыгып китә. Полтаваның 25 нче мәктәбен, Харьков өлкәсендәге Чугуевский исемендәге очучылар әзерләүче хәрби авиация училищесын «5» ле билгеләренә генә тәмамлый.
 
Хәрби кеше буларак, төрле илләрдә яшәргә һәм хезмәт итәргә туры килә. Ул Австрия гаскәрләренең үзәк төркеме очучысы; Кызыл Байраклы Киев хәрби округы звеносы командиры, авиация эскадрильясенең штаб башлыгы; Украинаның Луганск шәһәрендә вертолётта очучы-инструктор; Полтава өлкәсендәге вертолётлар отряды командиры; Кызыл Байраклы Белоруссия хәрби округының өлкән инспекторы; Венгриядә Көньяк төркем гаскәрләре берләшмәсендә өлкән инспектор – очучы була.
 
Совет Армиясендә хезмәт иткән елларда ул күп очкыч төрләрен үзләштерә. 500дән артык очучы әзерләүдә катнаша. «Як», «МиГ» реактив самолетларында, «Ми» маркалы вертолетларның бик күп төрлесендә күк йөзен иңли. Гомуми очу вакыты – 4525 сәгать. Парашют белән 147 тапкыр сикерә. Бу хезмәтләре өчен Рифгать Еремеевка «Беренче класслы хәрби летчик», «Парашют-десант әзерләү инструкторы» һәм БССРның «Вертолёт спорты буенча республика категориясендәге Судья» исемнәре бирелә. Ул - «СССР Кораллы көчләрендә бик яхшы хезмәт иткән өчен» медаленең өч дәрәҗәсен дә алган, аның тулы кавалеры.
 
Хәрби очучы-снайпер, отставкадагы полковник Рифгать Садыйк улы Еремеев 30 елдан соң гына Казанга кайта. 85 яшьлек ветеранның үзен хәрбиләрчә тотуы, бетмәс энергиясе сокланырлык. Гимназия горурлыгы булган шәхеснең хәрби тормышы барыбызга да үрнәк.


К списку новостей