Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
28 нче март көнне М.М. Вахитов исемендәге гимназиядә «Мәктәптән - фәнгә, иҗатка» I төбәкара фәнни – гамәли конференциясе үткәрелде.
Опубликовано: 30.03.2018
Конференция, мәгърифәтче язучы, уку китаплары төзүче, төбәк тарихын өйрәнүче, дин белгече Касыйм Бикколның тууына - 150, фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ленар Җамалетдиновның 83 еллыгына багышлап, укучы балаларда татар әдәбиятын, сәнгатен, төбәкләр тарихын, татар халкының авыз иҗатын, мәдәниятен өйрәнүгә һәм каләм тибрәтүгә иҗади омтылышларын үстерү максатыннан үткәрелде.
Конференциядә филология фәннәре кандидаты, фольклорчы, Татарстан Республикасы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Л. Ш. Җамалетдинов, профессор, филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Ф.С. Сәйфуллина, “Сүз” нәшрияты директоры Л.З. Сәләхетдинова, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире И.И. Ямалтдинов, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрәләр Й.Ә. Шәрәпова, Г.Х. Айзетуллова, Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Р.Ф. Сафин, КФУ аспиранты, «Казан педагогика көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе укытучысы Л.Ф. Нуриева, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Р.К. Ибраһимова катнашты.
Чувашия Республикасының Батыр, Шымыршы, Комсомол районнарыннан, Ульяновск өлкәсеннән, Казаннан, Норлат, Яшел Үзән, Апас, Саба, Чүпрәле һәм Татарстанның башка районнарыннан 80 укучы төрле секцияләрдә чыгыш ясады.Катнашучыларның һәрберсенә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар тапшырылды.
К списку новостей









