Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча семинар
Опубликовано: 20.04.20172017 нче елның 13 нче апрелендә Буа муниципаль районы Адав Толымбай урта мәктәбендә “Укучыларның универсаль уку күнекмәләрен формалаштыруга ярдәм итүче дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Анда мәгариф идарәсе методисты Хөснетдинова А.Ф., рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинар барышында мәктәпнең 5-10 нчы сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән “Кылганнар йөгерә далада, сөям шул хасиятләрен, сөйлиләр әйтелми калган мәңгелек васыятьләрен” дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Чара барышында укучылар туган телне камил белү, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли хәзинәләрен өйрәнү һәм тормышта куллана белүләрен исбатладылар. Түгәрәк өстәл артында укытучылар ачык чарага анализ ясадылар, ФДББС на нигезләнгән дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру хакында чыгышлар тыңладылар, аның методик конструкторы белән таныштылар.Семинар һәр укытучы өчен дә тәҗрибә уртаклашу чарасы булды.
К списку новостей









