Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
19 нчы апрель көнне шәһәрнең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәптә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемендәге II республикакүләм Ренат Харис укулары үтте.
Опубликовано: 25.04.2017
Әлеге чарада Рәсәйнең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Ренат Мәгъсүм улы Харисов, тормыш иптәше Лилия ханым, филология фәннәре докторы Фоат Галимулла улы Галимуллин, күренекле драматург Рәдиф Сәгъди, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә Рифә Рахман, яшь шагыйрь Рифат Сәлах, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Фәһим улы Даутов, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Фәрит улы Ханбиков, Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Мөдәррис Идрис улы Гайфуллин, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Алия Рифкать кызы Бикчәнтәева, Бөтендөнья татар Конгрессының Буа бүлекчәсе җитәкчесе, “Байрак” газетасы редакторы Гакыйль Гарәфетдин улы Камалетдинов, Буа шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханә директоры Илүзә Җиһангир кызы Фәткуллина, Рәсәй авторлык җәмгыяте әгъзасы, шагыйрь Фәрит Нуруллин, Буа шәһәре типографиясе директоры Фәридә Әкрам кызы Гатауллина,“Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре, Казан шәһәре Киров районы 4нче номерлы татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Р.Харис музее җитәкчесе Хәлидә Газиз кызы Фәрдиева, төрле районнардан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты.
Фәнни-гамәли укулар вакытында укучылар, укытучылар белән эш 3 юнәлештә алып барылды. Җиңүчеләр ТР Язучылар берлеге дипломнарына һәм сертификатларына ия булдылар.
2017 нче елның Ренат Харис исемендәге премиясе лауреатлары игълан ителде. “Сынлы сәнгатьтә иң яхшы” номинациясе лауреаты - Буа шәһәре 5 нче номерлы гимназиянең 9 нчы сыйныф укучысы Хөсәенова Найлә, “Нәфис сүз. Конферансье ” номинациясе лауреаты - Буа шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 1 нче номерлы мәктәпнең 3 нче сыйныф укучысы Ханбиков Самат Илгиз улы, “Музыкада иң яхшы” номинациясендә - Буа шәһәре академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Климовский Руслан Альберт улы.
Конференция эше барлык катнашучылар, килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
К списку новостей









