Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
Экология елына багышланган фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 07.04.20172017 нче елның 7 апрелендә Буа шәһәре М.М.Вахитов исемендәге гимназиядә укучылар һәм педагоголар өчен Экология елына багышлынган “Экология һәм туган якны өйрәнү буенча мәктәпләрдә, вузларда тикшеренү эшчәнлеген оештыру” дигән II төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Анда Казан шәһәреннән, республика һәм күрше төбәкләрдән килгән укытучылар, укучылар, фән докторлары катнашты. “Төбәкара хезмәттәшлек” дигән юнәлештә чыгыш ясаган укытучылар укучыларга экологик тәрбия бирү, тикшеренү эшчәнлеген оештыру алымнары хакында фикер алыштылар. Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы Флера Сәгыйть кызы Сәйфуллина, әлеге юнәлешнең рәисе буларак, укучыларга туган якны өйрәтүне табигать фәннәре, тел һәм әдәбият белән бәйләп оештыру турында үтемле фикерләрен җиткерде.
К списку новостей









