Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
XII Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе
Опубликовано: 23.03.2017Башкалабыз Казан шәһәрендә берничә көн дәвамында Татарстан Республикасының халык шагыйре Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган XII Республикакүләм “Дулкыннар” бәйгесе узды. Аның сайлап алу турында район мәктәпләреннән 24 укучы катнашты. Алар 15 нче март көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында төрле номинацияләрдә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр һәм “Идел” яшьләр үзәгенең сертификатлары белән бүләкләнделәр. Бәйгенең гала-концерты 17 нче март көнне шул ук бинада узды. Анда Буа шәһәре 2 нче лицейның 2 нче сыйныф укучысы (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Газизова Г.Р.) Вәлиев Камил катнашты. Ул Р.Вәлиев сүзләренә язылган “Чаба поезд, чаба” җырын башкарып, “Вокал” номинациясендә 2 нче урынны яулады һәм лауреат булды. Камилне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
К списку новостей









