Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
“Кояшлы ил” II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе
Опубликовано: 23.03.2017
2017 нче елның 21 нче мартында районның Яңа Чәчкап урта мәктәбендә Әхмәт Рәшитов исемендәге “Кояшлы ил” II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Рифат Җамал, Марат Закиров, Гөлнур Айзетуллова, яшь шагыйрь Рифат Сәлах, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Гүзәлия Клычева, “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Фәния Фәизова, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Бикчәнтәева А.Р., Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе методистлары Гайнуллина Л.Ф., Хөсниева И.И., Хөснетдинова А.Ф., “Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре, Казан шәһәреннән һәм күрше районнардан килгән укучылар, укытучылар катнашты.
Конференциянең максаты - укучыларда туган җиренә, халкына, теленә һәм милләтенә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, фәнни-эзләнү эшләрендә иҗади кызыксыну күнекмәләре формалаштыру.
Фәнни-гамәли һәм иҗади эшләр 4 юнәлеш буенча якланды. Башлангыч сыйныф укучылары сәхнәләштерелгән шигырь бәйгесендә үзләрен сынап карасалар, өлкән сыйныф укучылары Әхмәт Рәшитнең тормыш юлы һәм иҗатына бәя бирделәр, үз халкын танытучы шәхесләр турында чыгыш ясадылар, язучылар һәм шагыйрьләр иҗатында туган як образынының чагылышын күрсәттеләр. Конференциядә катнашучы укучылар ТР Язучылар берлеге һәм Казан дәүләт аграр университетының дипломнары, сертификатлары белән бүләкләнделәр. Конференцияне оештыру һәм үткәрүдә зур активлык күрсәткән өчен, Яңа Чәчкап мәктәбе коллективына кунаклар тарафыннан олы рәхмәтләр җиткерелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
К списку новостей









