Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
Төбәкара хезмәттәшлек
Опубликовано: 17.03.2017
2017 нче елның 16 нчы мартында 1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “ФДББС шартларында белем үзләштерүдә укучыларның эшчәнлеген яңача оештыру” дигән темага төбәкара семинары узды. Анда Ульяновск өлкәсе һәм шәһәре, Буа районы мәктәпләреннән укытучылар, мәгариф идарәсе методистлары Гайнуллина Л.Ф., Хөснетдинова А.Ф. катнашты. Семинарны тантаналы рәвештә Буа муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Ханбиков И.Ф. ачып җибәрде. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшләренә югары бәя биреп, килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. Семинар барышында 1 нче номерлы мәктәп укытучылары тарафыннан ачык дәресләр, кичәләр үткәрелде, мәктәп буенча экскурсияләр күрсәтелде. Түгәрәк өстәл вакытында татар теле һәм әдәбияты укытучылары яңа стандартларга нигезләнеп укытуның алымнарын билгеләделәр. Шәһәр укытучылары килгән кунакларга заманча технологияләргә нигезләнгән мастер-классларын, методик семинарларын тәкъдим итте. Тәҗрибә уртаклашу хезмәттәшләребезнең чыгышлары белән үрелеп барды. Айзетуллова Г.Х. кунакларны үзенең иҗатындагы яңалыклар белән таныштырды. Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе Президиумының мәгариф бүлеге җитәкчесе Әбетдинова Ә.С. татар телен, мәдәниятен үстерү юнәлешендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, ирешкән уңышлары турында үзенең фикерләрен җиткерде. Ульяновск өлкәсе һәм Буа районы арасындагы төбәкара хезмәттәшлек урнашуга 15 ел тулу әнә шулай билгеләп үтелде.
К списку новостей









