Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
Туган телләр фестивале
Опубликовано: 06.03.2017
2017 нче елның 3 нче мартында шәһәрнең академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә Халыкара туган телләргә багышланган декаданы йомгаклау тантанасы – Туган телләр фестивале узды.
Фестивальнең максаты - туган теллләргә мәхәббәт тәрбияләү; телне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; төрле телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт уяту, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.
Бу күркәм чарада ТР Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнур Айзетуллова, Буа районы мәгариф идарәсе методистлары Лилия Фәим кызы Гайнуллина, Алсу Фәрит кызы Хөснетдинова, район һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән тел укытучылары, укучылар катнашты. Фестивальдә барлык мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясады. Алар татар, рус, чуаш, инглиз телләрендә моңлы итеп җырладылар, бөек шагыйрьләрнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, төрле халыкларның биюләрен оста итеп биеп күрсәттеләр. Гөлнур Айзетуллова чарада катнашучыларга туган телне һәрчак кадерләргә кирәклеге турында үтемле фикерләрен җиткерде һәм үзе иҗат иткән “Үз илемдә” җырын башкарды.
Туган телләрне олылау, кадерләү максатыннан үткәрелгән әлеге чара укучыларга үз халкың, милләтең белән горурланып яшәргә кирәклеген тагын бер тапкыр төшендерде.
К списку новостей









