Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
Вахит Хаков исемендәге фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 06.03.2017
2017 нче елның 2 нче мартында районның Черки-Килдураз мәктәбендә “Казан университеты профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның фәнни-педагогик мирасы”исемле республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды.
Әлеге чарада галимнең тормыш иптәше Хөррия Фәтхелислам кызы Хакова, кызы - педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт энергетика университеты доценты Ләлә Вахит кызы Әхмәтвәлиева; Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе татар теле белеме кафедрасыннан филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Рәис кызы Галиуллина, филология фәннәре кандидатлары, доцентлар Энҗе Хәнәфи кызы Кадыйрова, Халисә Хатыйп кызы Кузьмина, Айрат Фаик улы Йосыпов, Буа районы мәгариф идарәсе башлыгының укыту-методик эшләре буенча урынбасары Алия Рифкать кызы Бикчәнтәева, Буа районы мәгариф идарәсе методистлары Лилия Фәһим кызы Гайнуллина, Алсу Фәрит кызы Хөснетдинова, “Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре, төрле районнардан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты.
Фәнни-гамәли конференция вакытында татар теле һәм әдәбияты укытучылары “ФДББС шартларында татар телен укыту методикасы” дигән секциядә тәҗрибә уртаклашу максатыннан, төрле темаларга чыгыш ясадылар. Секция рәисе Энҗе Хәнәфи кызы Кадыйрова укытучыларның чыгышларын уңай бәяләде. Ә укучылар белән эш 5 юнәлештә алып барылды. Җиңүчеләр Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дипломнарына, сертификатларына ия булдылар. Конференция эше барлык катнашучылар, килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
К списку новостей









