• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52
Телефон: +7(843)-743-27-02
E-Mail: Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Руководитель: Македонская Наталья Александровна

Новости управления

Күл-Черкендә Бакый Урманче юбилее

Опубликовано: 27.02.2017

2017 нче елның  21 нче февралендә Күл-Черкен авылында РСФСР һәм ТАССР ның халык, Казахстанның атказанган рәссамы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, каллиграф, скульптор, шагыйрь, гарәп китаплары белгече, күренекле якташыбыз Бакый Урманченың тууына 120 ел тулуга багышланган республикакүләм чара узды. Бәйрәм тантанасында ТР Сынлы сәнгать музее директорының фәнни киңәшчесе, филология фәннәре докторы Сарчин Рамил Шәүкәт  улы; Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Сәйфетдинова Зөлфия Фатыйх кызы, “Туган як” музее директоры Әхмәтҗанова Люция Мәүлет кызы; якташ мөгаллим Рафикъ Ногманов; якташ рәссам Ярхунов Павел Валерьевич, мәгариф идарәсе методисты Хөснетдинова Алсу Фәрит кызы, Түбән Наратбаш һәм Черки-Кильдураз мәктәбе укытучылары, укучылары катнашты.

         Сәнгати чара барышында  Б.Урманченың музеенда аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экскурсия оештырылды, бөек якташыбызның музее каршындагы бюстына чәчәкләр куелды. Алга таба бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Анда Күл-Черкен мәктәбе укучылары һәм укытучылары коллективыннан торган “Өммегөлсем” ансамбле чыгыш ясады.      

         Якташыбызның истәлеген мәңгеләштерү тантанасы аның иҗатын киләчәк буыннарга җиткерүче милли чара буларак, күңелләрдә озак сакланыр.



К списку новостей