Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
Районкүләм “Татар кызы – 2017” бәйгесе
Опубликовано: 17.02.201715 нче февраль көнне район мәдәният йортында иң матур, иң күркәм чараларның берсе - “Татар кызы - 2017” бәйгесе үтте. Анда шәһәр һәм районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән, уку йортларыннан кызлар катнашты. Бәйгенең максаты – яшь буында туган телләргә, милли йолаларыбызга һәм гореф-гадәтләребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияләү. Әлеге милли чарада яшь кызларыбыз барлык биремнәрне дә төгәл һәм дөрес итеп башкардылар. Үзләре белән таныштырдылар, җырладылар, бөек шагыйребез Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Су юлы күренешен күрсәттеләр, кулъяулык чиктеләр. Кызлар үзләре белән алып килгән гаилә шәҗәрәләрен һәм татар халык ашларын жюри әгъзаларына тәкъдим иттеләр. Шәһәрнең М.М.Вахитов исемендәге гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы Галимова Назлыгөл “Татар кызы - 2017” бәйгесенең җиңүчесе итеп билгеләнде.
К списку новостей









