• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52
Телефон: +7(843)-743-27-02
E-Mail: Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Руководитель: Македонская Наталья Александровна

Новости управления

“Шәҗәрәләр-нәсел агачы” исемендәге III төбәкара фәнни–гамәли конференция

Опубликовано: 21.11.2016

2016 нчы елның 17 нче  ноябрендә Буа шәһәре академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәбендә “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” дигән III төбәкара фәнни–гамәли конференция  үткәрелде. Анда Россия төбәкләреннән, Татарстан  районнарыннан  татар халкының әдәби мирасы белән кызыксынган, шушы юнәлештә эзләнү эшләре алып барган  укучылар катнашты.

     Фәнни-гамәли конференцияне мәктәпнең актлар залында тантаналы төстә Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы И.Ф.Ханбиков ачып җибәрде.

     Конференциядә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф  бүлегенең әйдәп баручы консультанты Л.Р.Зәйнуллина,  ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән хезмәткәре Э.К.Сәлахова, ТР  Язучылар берлеге  әгъзасы, драматург һәм прозаик, “Безнең мирас” журналының пропаганда бүлеге җитәкчесе Р.Н. Сәгъдиев,  Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе К.Р.Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе,  “Болгар”, “Әнием” фондлары җитәкчесе урынбасары Р.Д. Галләметдинова катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

     Конференция кунаклары өчен мәктәпнең Ренат Харис исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия оештырылды. (җитәкчесе Айзетуллова Г.Х.)

     Фәнни эшләр 4 секциядә якланды:

     1.    “Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе

     2.    “Җиде буын җылысын сакла”

     3.    “Топонимнарның шәҗәрәләрдә чагылышы”

     4.    “Шәҗәрәләрне өйрәнү тарихы”

      Конференциянең җиңүчеләре ТР мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары белән бүләкләнделәр, уңышлы чыгыш ясаган укучылар сертификатка ия булдылар. Районның 13 укучысына җиңүче дипломы, 20 укучыга сертификат тапшырылды.

    Әлеге чарада Буа районы мәктәпләренең укучылары тарафыннан эшләнгән тугралар, шәҗәрәләр, кыйммәтле мирас булып сакланган гаилә экспонатлары аерым күргәзмә булып оештырылды.

    Укуларда Күл-Черкен мәктәбе укытучылары коллективыннан торган “Өммегөлсем” ансамбле чыгыш ясады.

     Конференция барышы Татмедианың “Буа дулкыннары” (Буа шәһәре) телевидениесе тарафыннан төшерелде һәм “Хәбәрләр” тапшыруында күрсәтелде.



К списку новостей