Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
20 нче май көнне П.Г.Шафранов исемендәге Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Күпмәдәниятле мохиттә тәрбия алучы укучының сөйләм телен үстерү” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте. Анда рус мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар - методик берләшмә җитәкчеләре катнашты. Мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Г.Т. кызының эш тәҗрибәсе белән танышу барышында “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрү турында видеороликлар каралды. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур структурасын куллану” дигән темага Гөлнара Таһир кызы укытучылар белән дә мастер-класс күрсәтте. Семинар барышында 2015-2016 нчы уку елында башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе турында мәктәпләрнең методик берләшмә җитәкчеләре чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе методисты Хөснетдинова А.Ф. татар теленнән 9 нчы сыйныф укучыларының БРТ һәм 11 нче сыйныф укучыларының мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды, мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны җиткерде. Семинар оешкан төстә үтте.
Опубликовано: 20.05.201620 нче май көнне П.Г.Шафранов исемендәге Зур Фролово төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Күпмәдәниятле мохиттә тәрбия алучы укучының сөйләм телен үстерү” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үтте. Анда рус мәктәпләрендә белем бирүче укытучылар - методик берләшмә җитәкчеләре катнашты. Мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева Г.Т. кызының эш тәҗрибәсе белән танышу барышында “Туган җирем, мәктәбем, һөнәри эшчәнлегем” темасына һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрү турында видеороликлар каралды. “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур структурасын куллану” дигән темага Гөлнара Таһир кызы укытучылар белән дә мастер-класс күрсәтте.
К списку новостей









