• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52
Телефон: +7(843)-743-27-02
E-Mail: Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МКУ «Управление образования Буинского муниципального района»
Руководитель: Македонская Наталья Александровна

Новости управления

Ренат Харис укулары

Опубликовано: 29.04.2016

28 нче апрельдә районда “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемендәге республикакүләм Ренат Харис укулары үтте. Әлеге укулар академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең “Сәнгатьне күрү” музеенда экскурсия белән башланып китте. Тантаналы чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.Корбан, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Татарстанның халык шагыйрьләре Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Гаташ, Р.Фәйзуллин, галим-тәнкыйтьче Ф.Галимуллин, Р.Харисның тормыш иптәше Лилия ханым, шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Л.Кәримова катнашты. Үз исемендәге “Сәнгатьне күрү” музеена юбиляр Р.Харис җиде томлык әсәрләр җыентыгын, Г.Державинның иҗатын татарчага тәрҗемә иткән китабын, шәхси бүләкләрен тапшырды. Шагыйрь Г.Рәхим студент елларыннан ук сакланган биш дусның истәлек фотосын, Р.Гаташ өч томлыгын музейга бүләк итте.
     Укуларның икенче өлеше Буа дәүләт драма театрында дәвам итте. Юбилярга район хакимияте башлыгы А.К.Айзетуллов котлау сүзләре җиткереп, кыйммәтле бүләк тапшырды. Әлеге чарада шагыйрьнең юбилее уңаеннан уздырылган Р.Харис исемендәге республикакүләм укуларында төрле юнәлешләр буенча җиңү яулаган укучылар бәйрәм тантанасында чыгыш ясадылар һәм Татарстан Язучылар берлегенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Аларның кул эшләреннән зур күргәзмә дә оештырылды. Р.Корбанның Р.Хариска патриот - шагыйрь М.Җәлил кызы Чулпан Җәлилованың Рәхмәт хаты һәм күкрәк билгесен тапшыруы бәйрәмнең иң күңелле мизгеле булды. Тантанага шагыйрь Ф.Кәримнең кызы Ләйлә Фатиховна да кайткан иде. Буа шәһәре үзәк китапханәсенә әтисенең яңа китаплары тупланмасын бүләк итте. Галим – тәнкыйтьче Фоат Галимуллин Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасыннан өзек укыды, Р.Гаташ, Р.Фәйзуллин, Г.Рәхим шигырьләрен бүләк иттеләр. Укуларны оештыруда зур әзерлек күрсәткәннәре өчен, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы И.Ф.Ханбиков, укыту-методик эшләре буенча урынбасары С.Е.Победимская, академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Татарстан Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
     Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.


К списку новостей