Муниципальное казенное учреждение «Управление образования Буинского муниципального района»
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Ленина, д. 52 |
| Телефон: | +7(843)-743-27-02 |
| E-Mail: | Buinskiy.Upravlenie@tatar.ru, bua_roo@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» |
| Руководитель: | Македонская Наталья Александровна |
Новости управления
“Кояшлы ил” республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе
Опубликовано: 28.03.201625 нче март көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә Әхмәт Рәшитовның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Кояшлы ил” дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Әлеге чарада якташ шагыйребез Әхмәт Рәшит, язучы Мәдинә Маликова, ТР Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Рәмис Аймәт, язучылар һәм шагыйрьләрдән Зиннур Мансуров, Йолдыз Шәрәпова, Флера Тарханова, Гөлзада Бәйрамова, Рифат Сәлах; әдәбият галиме Нурмөхәммәт Хисамов, Казан дәүләт аграр университеты профессоры Газимҗан Шәрәфетдинов, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе журналисты Фәния Фәизова, Буа районы мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Фәрит улы Ханбиков, Буа районы мәгариф идарәсе методисты Лилия Фәһим кызы Гайнуллина,“Буа дулкыннары” җирле телевидениесе хезмәткәрләре, төрле районнардан килгән укытучылар һәм укучылар катнашты.
Фәнни-гамәли конференция вакытында укучылар белән эш 5 юнәлештә алып барылды. Җиңүчеләр ТР Язучылар берлеге, Казан дәүләт аграр университеты, “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясенең дипломнарына һәм сертификатларына ия булдылар. Конференция эше барлык катнашучылар, килгән кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
Фәнни укуларны оештыруда актив эшчәнлек күрсәткән өчен, Яңа Чәчкап урта мәктәбе коллективы ТР Язучылар берлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
К списку новостей









